+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2021, 12:57

Вакцинаның беренче дозасыннан соң кеше ни өчен авырып китәргә мөмкин?

18 гыйнвардан коронавирус инфекциясенә каршы иммунлаштыру башланды. Тик менә вакцинаның беренче дозасын кадатканнан соң, уяулыкны югалтып, миңа хәзер вирус йокмаячак, дип йөрүчеләр арасында ковид белән авыручылар бар икән. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Коммунаркадагы дәваханәсе баш табибы Денис Проценко «Россия-1» телеканалы эфирында сөйләде.

Вакцинаның беренче дозасын кадаткач та күпләр тынычланып китә: медицина битлеге кими башлый, җәмәгать урыннарында да еш була. Мондый ваемсызлык аркасында, коронавирус эләктереп, дәваханәгә китерелүче пациентлар күренә башлады, ди табиб.

Денис Проценко ассызыклавынча, вакцина ике компонентлы һәм организмда нәкъ менә икенче дозадан соң гына мәкерле авыруга каршы тотрыклы иммунитет барлыкка килә. Беренче вакцинадан соң икенчесен ясатканга кадәр ара - күпләр өчен психологик яктан катлаулы чор. Шушы вакытта ковид йоктыручылар күзәтелә башлаган.

Бу уңайдан тәҗрибәле табиб халыкны кисәтә: вакцинаның беренче дозасыннан соң шәхси хәвефсезлек чаралары хакында оныту һич ярамый. Организмына вакцинаның бер компоненты гына кертелгән кеше аны бөтенләй кадатмаганнар кебек үк вирус каршында көчсез, ди Проценко.

Фото: dw.com
Читайте нас: