+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 февраль 2021, 11:54

Өч сабый тумый калган

Аларның әнисен дә коткара алмаганнар...

Аларның әнисен дә коткара алмаганнар...

17 февральдә Күмертау шәһәре дәваханәсенең хирургия бүлегендә әни булырга җыенган хатын үлгән. Ул өч игезәк бала табарга җыенган булган. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу хатынга ЭКО ясаганнар һәм өч эмбрион куйганнар. Алар үсеп киткән, тик йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан, аннары хатынның көмәне төшкән. Мәрхүмәгә 40 яшь булуы билгеле.

Агентлык хәбәр иткәнчә, әлегә рәсми органнар белешмә бирми. «Башинформ» агентлыгы республика Сәламәтлек саклау министрлыгына рәсми мөрәҗәгать юллады, диелә хәбәрдә.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: