+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 февраль 2021, 15:55

Кош гриппы кешегә ничек йога?

Галимнәр аңлатма бирә.

Галимнәр аңлатма бирә.

Тавык итен куллану нәтиҗәсендә кош гриппы йоктыру мөмкин түгел, авыру хайваннар белән эш итә торган кош фермалары хезмәткәрләренә генә зарарлану куркынычы яный. Бу хакта Чумаков исемендәге тикшеренүләр һәм иммунобиологик препаратлар эшләү федераль фәнни үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Александра Гамбарян хәбәр итте.
"Һәрвакыт сүз кошчылык фермалары хезмәткәрләре турында бара, әлеге очракта да. Йоктыру өчен тавыктагы вирус, гадәттә, һавага тарала һәм тузан белән күтәрелә. Шул һаваны сулау чир йоктыруга китерә. Ә инде тавык итен куллануга килгәндә сез аны чи килеш ашасагыз да (әлбәттә, безнең шартларда тавык итен чи килеш ашамыйлар), тыныч була аласыз", - диде ул шимбә көнне "Русия-24" телеканалына биргән интервьюсында.
Элегрәк Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова әлеге ведомствоның "Вектор" үзәге галимнәре тарафыннан кешеләрнең A(H5N8) гриппы вирусы белән инфекцияләнүенең беренче очрагы раслану турында әйткән иде. Хәбәр ителүенчә, Русиянең Көньягында кошчылык фабрикасында җиде кеше әлеге вирусны йоктырган.

Фото:ТАСС.
Читайте нас: