+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 февраль 2021, 17:15

Симез кеше - артык кашык?..

Авырлыкны чикләү турында сүзләр йөри.

Авырлыкны чикләү турында сүзләр йөри.

Дәүләт артык авырлыктагы гражданнарга акчаны күбрәк сарыф итә. Илдә гражданнар һәм чиновниклар өчен авырлык буенча чикләүләр билгеләргә кирәк. Мондый фикерне ЛДПР лидеры Владимир Жириновский белдерде.
«Чиксез юан кеше - дәүләт өчен зур чыгымнар бит. Аны дәваларга, диета бирергә кирәк. Шул ук вакытта гадәти авырлыктагы кешеләр үзләрен нормаль хис итә, дәүләт аларга юаннарга бүлгән чаклы акча тотмый. Мин әле 2014 елда ук, җиде ел элек, әйдәгез, авырлык чиген 80 килограмм итеп билгелик, дигән идем», — диде Жириновский «Комсомольская правда» радиосы эфирында. Моннан тыш, депутат чиновниклар өчен иң чикләү билгеләргә өндәде. Аның фикеренчә, чиновникның авырлыгы 100 килодан да артмаска тиеш. Ә 120, 150 булса, бу, гомумән, нәрсә? Без аны төзәтергә тиеш. Сез нәрсә, шулай күп ашыйсызмы? Сездәге диабет 2нче дәрәҗә түгел, 1нче дәрәҗә инде», - дип ризасызлыгын белдерде парламентарий. Ул властьларны гражданнарга сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирергә чакырды.
Илнең Диетологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова Жириновский фикере белән килешә. Аның сүзләренә караганда, артык авырлыктагы кешеләр өчен медицина ярдәменә, чыннан да, зур сумма бүләләр.
«Мондый кешеләр ешрак авыруларга дучар була. Мәсәлән, шикәр диабетына, артериаль гипотензиягә, буыннар авыруларына. Дәүләт даруларга шактый акча сарыф итә», - диде Круглова әңгәмәдә.
Аның сүзләренә караганда, артык юан гражданнарны дәвалау өчен мәгълүмати пропаганда җитәрлек түгел. Белгеч фикеренчә, русиялеләрнең амбулатор шартларда табиб-диетологка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булырга тиеш.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас: