Ковид корбаннары исемлегендә - 252 кеше.
Бер тәүлектә авырулар саны 147гә арткан һәм 27 593 кешегә җиткән.
Шул ук вакытта бүген сәламәтләнүчеләр саны - 21 936, соңгы тәүлек эчендә 72 кеше савыгып чыккан.
Хәзерге вакытта Башкортстан дәваханәләрендә 281 пациент дәвалана, шуларның 25е - авыр хәлдә, үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә - 6 кеше.
5 124 кеше йорт шартларында дәвалана.
Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары саны - 189. Дәваханәләрдән пневмониядән савыккан 177 пациент чыгарылган.
Фото: Башинформ