+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 февраль 2021, 14:57

Коронавирустан янә дүрт кеше үлгән

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 27 739 кешегә җиткән.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 27 739 кешегә җиткән.

Бер тәүлектә авыручылар саны 146га арткан һәм 27 739 кешегә җиткән. Шул ук вакытта бүген сәламәтләнүчеләр саны - 21 959, соңгы тәүлек эчендә 23 кеше савыгып чыккан.

Хәзерге вакытта Башкортстан дәваханәләрендә 281 пациент дәвалана, шуларның 25е - авыр хәлдә, үпкәләрне ясалма җилләтүдә - 6 кеше. 5 243 кеше йорт шартларында дәвалана. Соңгы тәүлектә ковид янә дүрт якташыбызның гомерен алып китте. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 256га җитте.

Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары саны - 178. Дәваханәләрдән пневмониядән савыккан 152 пациент чыгарылган.

Барлыгы Башкортстанда коронавируска 2 482 009 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 403 207 кеше тикшерелгән.

Фото: Башинформ
Читайте нас