+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 февраль 2021, 10:20

Ял итәргә барып, куркыныч чир йоктырып кайтканнар

Русия туристлары Мальдив утрауларына ял итәргә барган һәм аннан "Денге бизгәге" эләктереп кайтканнар.

Русия туристлары Мальдив утрауларына ял итәргә барган һәм аннан "Денге бизгәге" эләктереп кайтканнар.

Русия туристларының Денге бизгәге йоктырып кайтуы хакында "Роспотребнадзор"ның Новосибирск өлкәсе буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Александр Щербатов хәбәр итә.

Денге бизгәген бер кешедән икенче кешегә черкиләр йоктыра, кешедән кешегә ул турыга күчми. Җәй чорында бизгәкнең безнең илдә дә күп халыкка йогу хәвефе бар, чөнки черкиләрнең әлеге чирне күчереп йөртә торган төрләре Русиянең җылы төбәкләрендә үрчи.

Денге бизгәгенең авыр геморрагик формасы эләккәндә, кеше гомере белән дә хушлашырга мөмкин. Бу авыру күп органнарны зарарлый. Ә менә чирне җиңелчә үткәрүчеләр бизгәк эләктерүен белмәскә, ОРВИ яки ОРЗ белән авырыйм дип уйларга һәм шул сәбәпле чир таратучыларга әверелергә мөмкин. Әлегә Денгега каршы сыналган, ышанычлы вакцина юк.

Соңгы вакытта Танзаниягә баручы туристлар күбәйде. Алар арасында малярия йоктырып кайтучылар бар, ди табиблар. Африкага барырга җыенучыларга маляриягә һәм гепатитның А төренә каршы вакцина ясатырга тәкъдим ителә. Бу процедураны берничә ай алдан эшләтү кирәк. Танзаниядә шулай ук Денге бизгәген йоктыру хәвефе дә зур.

Фото: perito-burrito.com
Читайте нас