+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 февраль 2021, 12:40

Вакциналанучылар арта

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 25 февральгә яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаның беренче компонентын үзе теләп 73442 кеше ясаткан. Икенче компонентны 16012 кеше алган.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 25 февральгә яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаның беренче компонентын үзе теләп 73442 кеше ясаткан. Икенче компонентны 16012 кеше алган.
Барлыгы республикага “Гам-Ковид-Вак” вакцинасының (“Спутник V” сәүдә маркасы) 113592 дозасы кайткан, 97 вакциналау пункты эшли.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вакциналауга берничә ысул белән язылып булуны искә төшерә:
Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
“К врачу” мобиль кушымтасы аша яисә https://doctor.bashkortostan.ru/ сайтында;
Колл-үзәкнең бердәм телефоннары аша – 1301 һәм 122;
Теркәлгән поликлиникагызның регистратурасында;
(347) 218-19-19 телефоны буенча Ковидка каршы Ситуацион үзәктә.
«Спутник V» вакцинасы инде 25тән артык илдә теркәлгән.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча «Спутник V» вакцинасының ковидка каршы нәтиҗәлелеге 91,6 процент тәшкил итә. Вакцинаны тикшерү нәтиҗәләре чагыштыру буенча халыкара бәя алган. Безнең вакцинаның югары нәтиҗәлелеге исбатланган.
Үзе теләп вакцина ясатучыларның 98 процентында гумораль иммунитет һәм 100 процент күзәнәк иммун җавабы формалашкан.
Вакциналанучыларда вирусны нейтральләштерүче антитәнчекләр дәрәҗәсе ковидтан савыкканнарга караганда 1,3-1,5 тапкыр күбрәк күзәтелгән.
Өлкән яшьтәгеләр өчен вакцина нәтиҗәлелеге 91,8 процент тәшкил иткән һәм статистика буенча 18-60 яшьәгеләр төркеменнән аерылмаган.
Вакцина яхшы хәвефсезлек параметрларын күрсәткән. Кайбер очракларда җиңелчә грипп кебек билгеләр, инъекция урынының авыртып торуы, баш авырту, астения күзәтелгән.
Мониторинг буенча бәйсез комитет вакцина белән бәйле бернинди җитди теләмәслек күренешләрнең булмавын раслаган.
Бер генә көчле аллергия реакциясе, анафилактик шок та күзәтелмәгән.
Фото: burcevka.ru
Читайте нас