...Ирем белән гаилә корып бер ел яшәгәч, бәби турында уйлый башладык. Мин, авылдан килгән кыз бала, Интернетта күргән беренче сайтта язылган адрес буенча табибка бардым. Ап-ак халат кигән таза гына гәүдәле бер апа минем анализларны карады да: “Шансов нет”, – диде. Ничек инде минем – сәламәт яшәү рәвеше алып барган кызның, “шансов нет”?! Күз алларым шунда ук караңгыланды, әллә нинди начар уйлар башка килде. Иремә ничек бу хәбәрне әйтергә? Кич эштән кайткач, үземдә бөтен көчне, кыюлыгымны җыеп, иремә бу хәлне сөйләдем. “Мине ташлап китсәң, мин аңлармын”, – дип сүз башладым. Ирем, мине тыңлап: “Син кайгырма, табиблар да, мөмкинлекләр дә күп бу заманда, хәл итү юллары табылыр”, – дип, мине тынычландырды.
Төне буе мин үземә урын таба алмадым, Интернетта минем хәлдә булган хатыннар форумында аралашканнан соң гына бераз тынычландым. “Өч-дүрт табиб бер үк диагноз куйса, кайгырырга сәбәп бар”, – дип язды миңа бер ханым. Мин бер генә табибта булып, шулкадәр кайгырып йөрмим әле, дип, икенче көнне Интернеттан Уфада булган бөтен шәхси клиникалар турында укып чыктым. Ни сәбәпледер, мине Уфаның дәүләт циркыннан ерак булмаган бер шәхси клиника кызыксындырды. Ул – “Гаилә” дип аталучы медицина үзәге. Шундагы телефон номерын табып, аларга шалтыратып, язылып та куйдым.
Менә барасы көн дә килеп җитте. Табибка керер алдыннан үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Керү белән үз кайгымны сөйли башладым. Табиб үзе анализларымны укый, үзе мине тыңлый. Бер миңа, бер анализга карап, ул: “Әллә ни зур проблема күрмим”, – дигәч, иңнәремә канатлар үскәндәй булды. Бу табибны кочаклап алып елыйсы килә иде. Табиб миңа берничә дәвалау варианты тәкъдим итте. Җиде ай дәвамында төрле ысуллар белән мин шушы үзәктә дәваландым. “Хорионик гонотропин” анализын кулыма алгач, үз күзләремә үзем ышана алмыйча тордым. Анда, гади тел белән әйткәндә, минем өч атналык йөклелек бар дип язылган иде. Минем хәлдә калган бөтен хатын-кызларга да шушы медицина үзәгенә барыгыз, дип кычкырасым килде... Бу медицина үзәгенең белгечләре миңа әни булырга ярдәм итте. Миннән соң тагын бер ханым, 11 ел ирем белән яшәп тә балабыз юк, дип кайгырып сөйләде. Мин аңа “Гаилә” медицина үзәгендә дәваланганымны әйттем. Алты айдан соң шул ханымны биредәге медицина үзәгендә очраттым. Аның йөзендә никадәр бәхет-шатлык нуры балкуын сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел иде, соравыма ул, шатланып-балкып, “унбер атналык”, – дип җаваплады.
Бу медицина үзәге турында күбрәк гаиләләр белсә, бик әйбәт булыр иде, дигән теләгем мине янә Уфа шәһәренең Октябрь проспекты, 73/1 адресы буенча урнашкан “Гаилә” медицина үзәгенә алып килде. “Гаилә” – түлсезлекне, гинекология һәм урология авыруларын дәвалауның тулы циклын тәкъдим итүче заманча, күппрофильле медицина үзәге. Аның эшчәнлеге турында без медицина үзәгенең директоры, уролог (андролог), медицина фәннәре докторы, югары категорияле табиб Дмитрий Сергеевич Громенко белән әңгәмәләштек.
– Дмитрий Сергеевич, ни өчен Сез бу һөнәрне сайладыгыз?
– Медицинаны сайлаган күп кенә яшь кешеләр кебек үк, мин дә үземне хирург итеп күрдем. Медицина институтын тәмамлаганнан соң, республика дәваханәсенә хирург-уролог булып эшләргә килдем. Ир-егет баласызлыгы диагнозы вакытында медикаментоз терапиянең нәтиҗәлелеге 18 проценттан артмый, бу плацебо эффектына тиң. Ә вакыт бара. Һәм бу – пациентның вакыты. Бездә хәзер кулланылучы ысуллар элек хөкем карары булып яңгыраган мәсьәләләрне дә хәл итәргә, мөмкинлек бирә, чөнки әгәр бер генә тере сперматозоид булса да, йөклелек башлану мөмкинлеге була. Әлбәттә, нормаль генетика шартларында. Минем эш тәҗрибәм шуны күрсәтә: ярдәмче алымнардан файдалану турындагы карар иң нәтиҗәлесе булып тора, чөнки ир-егетне дәвалауда хәтта аңлаешлы тоелган динамиканы күзәтү дә бик катлаулы.
– Сездә медицина үзәген булдыру идеясе ничек барлыкка килде? Үзәкнең төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләп үтсәгез иде.
– Бераз вакыт эшләгәч, үз медицина үзәгемне булдыру турында уйлый башладым. Башта медикаментоз терапия белән шөгыльләнергә туры килде, республикада ярдәмче репродукцияләр үзәкләре булмады. Аннары моның белән без шөгыльләнә башладык, башта ярдәмче репродукция – андрология үзәген булдыру планлаштырылды.
Соңрак “Гаилә” үзәге булдыру турында карар кабул ителде, чөнки биредә гаилә парлары дәвалана, максатыбыз – аларны балалы итү. Клиника 2009 елның 27 февраленнән эшли башлады.
Беренче йөклелек барлыкка килгәч, хатын-кызларны консультациягә җибәрә башлагач, алар: “Ни өчен сезнең үзәк йөклелекне озата бармый?” – дигән сораулар бирә башлады. Акрынлап хатын-кызлар безне йөклелекне озатып барырга мәҗбүр итте. Башта ярдәмче репродукция генә планлаштырылган иде, соңрак йөклелекне озата бару белән бәйле хезмәтләр күрсәтә башладык. Бүгенге көндә безнең медицина үзәгендә шушы өстәмә хезмәт тә күрсәтелә.
Медицина үзәге өстәмә репродукция белән шөгыльләнә. Үзәкнең төп юнәлеше – ир-егетләр һәм хатын-кызлар түлсезлеген дәвалау. Төп хезмәтләр – ярдәмче репродукция, креобанк, урология, оператив гинекология.
Бүгенге көндә акушерлык-гинекология репродуктив технологияләр белән гинекология акушерлыгының ике юнәлешенә бүленгән.
Ярдәмче репродуктив технологияләр зонасына күчү ир-егетләр түлсезлеген дәвалауның нәтиҗәлелеге белән бәйле. Циклларның 60 проценты, ә цикл астында без экстрокорпораль аталандыруны күз уңында тотабыз, ягъни бу – ЭКОга еш йөрүләр ир-егетләрнең мәни сыеклыгының начар күрсәткечләре нәтиҗәсендә була. Без моны таблеткалар, операцияләр, яки башка дәвалау алымнары белән генә төзәтә алмыйбыз, шуңа яңа технологияләрне файдаланып, авырга калу ихтималлыгы процентын арттырабыз. Бүгенге көндә ир-егетнең аталандыру сәләте кимесә, еш кына аны төзәтергә омтылганчы, булган материал белән эшләү җиңелрәк.
Хатын-кызлар факторына килгәндә, ир-егетләрдән аермалы буларак, хатын-кыз организмы яхшы дәвалана. Мәсәлән, әгәр бездә сперматозоидлар җитмәсә, без хатын-кыз организмын күзәнәкләрне күбрәк алыр өчен стимуллаштырабыз, ирлек күзәнәкләре җитмәүне хатын-кыздан артык күзәнәкләр алу белән компенсациялибез. Без, бу күзәнәкләрне алып, алга таба эмбрионнарны сайлыйбыз һәм ул, үз чиратында, йөклелек ихтималлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
– Уңышлы эшнең мөһим өлеше – пациентларның аларны дәвалау белән шөгыльләнүче табибларга ышанычы. Ә Сез үз белгечләрегезнең квалификациясе тиешле дәрәҗәдә дип әйтә аласызмы?
– Бөтен белгечләребез дә – югары категорияле табиблар. Алар: бер медицина фәннәре докторы, җиде медицина фәннәре кандидаты, берсе – Башкортстан Республикасының атказанган табибы.
Медицина үзәгендә үз һөнәренең чын осталары хезмәт сала, алар үзләренең белемнәрен даими арттырырга омтыла. Чит илләргә барып укучылар да бар. Күптән түгел медицина үзәгенең белгечләре Япониядә белемнәрен камилләштерде.
Күпсанлы клиникалар белән даими тәҗрибә уртаклашабыз, андыйлар исәбендә – Европа, Азия, Италия, Франция, Япония, Австрия. Бүгенге көндә исә нәкъ ярдәмче репродукция ысулы белән дәвалану өчен безгә чит илләрдән дә киләләр. Дәрәҗәсе буенча безнең медицина үзәге күп кенә Европа үзәкләрен дә уздыра. Безгә кешеләр Азия илләреннән дә килә, күптән түгел Вьетнам вәкилләре булып китте. Башкортстанда туып-үсеп, әлеге көндә чит илләрдә яшәүче гаиләләр дә безнең медицина үзәгендә дәваланырга кайта.
Бүгенге үзәкнең җиһазландырылышы елына ике меңнән артык циклны башкарырга мөмкинлек бирә, чөнки микроскоплар, инкубаторлар сыйфаты һәм персоналның фәнни дәрәҗәсе моны эшләргә мөмкинлек бирә. Пациентларның 10 проценты безгә башка төбәкләрдән алдынгы репродуктив технологияләр эзләп һәм экстракорпораль аталандыру хезмәте күрсәтүне сорап килә. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр безнең медицина үзәгендә ОМС полисы буенча да ярдәм алуга исәп тота ала.
Әгәр кешенең максатына ирешү хыялы көчле булса, хәтта йөклелекне булдырырга кечкенә генә өмет багласа да, моның өчен көрәшсә, 95 процент очракта кеше уңышка ирешә. Кешенең максатка омтылышы күпчелек очракта уңай нәтиҗә белән тәмамлана. Моңа ихлас ышанып омтылырга кирәк.
– Гаилә кору белән балага уза алмаучыларны еш очратырга мөмкин. Шундый гаиләләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә. Бүгенге заман медицинасы бөтен дип әйтерлек мәсәләләрне хәл итәргә сәләтле. Консультациягә ир белән хатын икәүләп килергә тиеш. Табиб ир һәм хатын өчен тикшеренүләр планы билгеләячәк. Иң тәүдә ир-егетне тикшерергә, әгәр аның анализы яхшы булса, хатын-кызның организмын тикшерә башларга кирәк. Моның өчен хатын-кыз репродуктологка консультациягә килә.
Соңгы вакытта безгә бала табуның тагы да авыррак формалары белән эшләргә туры килә. Мәсәлән, хатын-кыз 40 яшьне узган икән, бу инде – тормыш дәвамында тупланган патология һәм “зур стажлы” күзәнәкләр. Без инде аңлыйбыз: хатын-кызга 40 яшь булганда авырга узу омтылышларының барысы да уңыш белән тәмамланыр дигән өмет бик түбән, чөнки бу күзәнәкләрнең тулыкыйммәтле ДНК алу мөмкинлеге аз, чөнки күзәнәкләр картая, җимерелә.
ЭКО ярдәмендә түлсезлекне дәвалау медицина страховкасы полисы булган барча кешегә квота буенча уздырыла. Ягъни дәүләт гарантияләре программасы дәвалау чыгымнарын (медицина препаратларын да кертеп) тулысынча
каплый.
Башкортстанда яшәүче, бала сөю бәхетен табигый юл белән татудан мәхрүм һәр гаилә елына бер тапкыр бушлай ЭКО ясатырга хокуклы. Моның өчен вакытында репродуктологка мөрәҗәгать итү һәм квота бүлүгә гариза язу зарур. Аннары, бушлай ЭКО үткәрүгә юллама алгач, “Гаилә” медицина үзәгенең репродуктологына килеп, аның бөтен күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк булачак. Һәм, озак та үтмәс, “Сез әти-әни булачаксыз!” дигән сүзләрне ишетү бәхетенә ирешер.
– Халык арасында, ЭКО эшләткән хатын-кызда яман шеш барлыкка килү ихтималлыгы арта, дигән ышану бар. Мондый хәбәр дөреслеккә туры киләме?
– ЭКО процедурасы барышында без бик күп күзәнәкләрнең өлгерүен стимуллаштырабыз. Бу очракта кулланыла торган препаратлар аномалик йогынтыга ия, ягъни алар үз гормональ балансын саклап калган очракта, күзәнәкләрнең вакытында өлгерүенә китерә. Әгәр дә хатын-кыз экстракорпораль аталандыруга килгән вакытта ук анда шеш булса, аңа, өстәвенә, күзәнәкләрне тизрәк өлгертү препараты кадаган булсалар, моңа кадәр булган шеш үзенең үсешен тизләтәчәк. Препарат шеш китереп чыгармый, әмма шеш инде булганда, аның үсүен тизләтергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, экстракорпораль аталандыру алдыннан хатын-кыздан бик күп анализлар алына. Бүгенге көндә фәнни әдәбиятта экстракорпораль аталандыру нәтиҗәсендә яман шеш барлыкка килү белән бәйләнешне раслаучы бер генә макалә дә юк. Әмма Интернетта бу миф бар.
Экстракорпораль аталандыру технологиясе мондый шешне дәвалагач кына кулланыла. Мәсәлән, яшь хатында шеш барлыкка килсә, аннан савыккач аның киләчәктә ана буласы килсә, ул химия һәм нурлы терапия процедурасы ала. Шуны үткәч, аның әни булу мөмкинлекләре кими. Һәм бу хатын-кыз баласыз калырга мөмкин. Бу очракта экстракорпораль аталандыру технологияләрен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, хатын-кызның җенес күзәнәкләрен алып, ул дәвалангач, эмбрион, яисә тукыма рәвешендәге әлеге күзәнәкләрне кире кайтарырга мөмкин. Һәм моңа нәкъ менә ярдәмче репродукция үзәкләре мөмкинлек бирә.
– Сезнең медицина үзәгенең бер хезмәте – донорлык. Нәрсә ул криобанк?
– Соңгы вакытта донор күзәнәкләре ярдәмендә бала тудыру ихтыяҗы зур. Әгәр бу процедурага кешеләр әзер икән, бу да – алга китеш. Без хатын һәм ир бәхете өчен эшлибез. Әгәр гаиләдә ир яисә хатын күзәнәкләренең яңа тормыш бирү сәләте юк икән, бу парның бер яртысының шундый сәләтен саклап калу мөмкинлеге бар. Парадокс шунда: ир факторы түлсезлекнең сәбәбе булып, донор ярдәме белән әти-әни булырга теләгән гаиләдә туган бала күп очракта әтисенә охшый. Хәер, ул генетик әти булмаска да мөмкин. Бу балалар әлеге парның ихтыяры белән туган. Бу гаиләнең үз баласын тәрбияләү мөмкинлеген бирә.
Криобанк – гади сүзләр белән әйткәндә, бу – күп еллар дәвамында ирнең түбән температура шартларында мәниен сакларга мөмкинлек бирүче җиһазлар комплексы. Шул исәптән, бу криобанкта булганда аталандыруга сәләтләрен югалтмый торган мәниләргә дә кагыла.
Безнең медицина үзәгендә зур криобанк бар. ЭКО ысулы белән дәваланганнан соң пациентларда яхшы күрсәткечләргә сәләтле “артык” эмбрионнар калса, аларны туңдыру процедурасын үткәрәбез. Шундый эмбрионнар сыек азотлы махсус пластик сакла-
гычларда тотыла. Эмбрионнарны саклау вакытына чикләүләр юк. Дистәләрчә ел сакланган эмбрионнар ярдәмендә авырга узып бала тапкан очраклар бар.
Элина ФӘЙЗУЛИНА әңгәмәләште.