+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 февраль 2021, 08:40

“Һич икеләнүсез вакцинаны сайла!”

Гөлнара Шәрипова — Дүртөйле районының ихтирамга лаек табиб­ларының берсе. Менә ике дистә елга якын ул Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеген җитәкли.

Гөлнара Шәрипова — Дүртөйле районының ихтирамга лаек табиб­ларының берсе. Менә ике дистә елга якын ул Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеген җитәкли.

— Тамырларым белән мин Ишембай районының Яңа йорт авылыннан, — ди Гөлнара Илдус кызы. — Табибә һөнәрен сайлавым өчен әниемә рәхмәтлемен, нәкъ менә ул мине Башкорт дәүләт медицина университетында укырга өндәде.
Мәктәпне тырыш кыз көмеш медальгә тәмамлый, шуңа күрә югары уку йортына керү имтиханнарын уңышлы тапшыру аңа әллә ни авырлык тудырмый. 1993 елда ул вузның педиатрия бүлеген тәмамлый, алган белгечлеге буенча хезмәт юлын Салават шәһәрендә башлый.
1998 елдан Гөлнара Илдус кызы Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә эшли. Йогышлы авырулар бүлегенә табиб таләп ителгәч, ул, белемен камилләштереп, әлеге белгечлек буенча урнаша. Бүлек мөдире итеп тәгаенләнүенә егерме еллап вакыт үтеп тә киткән.
— Бүлектә 15 кеше эшли. Үткән елның апреленнән ул — ковид белән авыручы пациентларны дәвалау буенча госпиталь статусында. Коронавирус пандемиясе аеруча котырынган чорда госпитальдә койкалар саны 100гә җитте. Бүген, авыручылар саны кимү күзәтелгәндә, 25 койка исәпләнә. Госпитальдә пандемия башланганнан бирле 600 пациент дәваланып чыкты. Дүртөйле шәһәре һәм районыннан гына түгел, күрше Илеш, Чакмагыш, Кушнаренкодан китерелгән авыруларны да дәваладык.
Коронавирус инфекциясе хакында сөйләгәндә, шуны әйтү кирәк: бу – бик мәкерле чир, вакытны сузып, табибка мөрәҗәгать итми йөрү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Хроник авырулардан җәфаланучыларга, өлкән яшьтәгеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булу зарур, — ди Гөлнара Шәрипова.
Табибә әйтүенчә, бүген Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә таҗлы вирус йоктыручыларны дәвалау өчен барлык шартлар да тудырылган. Өр-яңа компьютер томографы урнаштырылган, үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратлары бар, кислородка тоташтыру җиһазлары да җитәрлек, дарулар тәэминаты яхшы.
— Бүген районда һәм шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадау дәвам итә, — ди табибә. — Иммунлаштыру – әлеге хәвефле авыруны кисәтүнең иң ышанычлы юлы. Икеләнеп йөрү дөрес түгел. Организмга зур зыян салучы вирустан арыну юлы бар икән, нигә аннан файдаланмаска! Хезмәттәшләрем иң беренче булып вакцина ясатты. Шунысын да билгелисем килә: аларның берсе дә үзендә аның начар йогынтысын сизмәде. Миңа исә, күптән түгел генә ковидтан савыккан кешегә, әлегә иммунлаштыру таләп ителми.
Ак халатлыларның эше җиңелдән түгел, әлбәттә. Мин әлеге һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Тугыз ел элек бакыйлыкка күчкән әниемнең: “Кызым, авыру кешене даруың белән генә түгел, җылы сүзең белән дә дәваларга кирәклеген онытма!” — дигән нәсыйхәте беркайчан исемнән чыкмый. Туган йортыбыз котын саклап гомер кичерүче әтием дә кызының кешеләргә кирәкле һөнәр иясе булуы белән горурлана.
Гөлнара Илдус кызы ире Наил Фәһим улы белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Марат әнисе сукмагыннан киткән, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, бүген кардиолог белгечлеге буенча ординатурада белем ала. Киләчәген Дүртөйле белән бәйләргә карар кыл­ган. Кызлары Рената юристлыкка укый.
Гөлнара Шәрипова һөнәри уңыш­лары өчен Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Сәла­мәтлек саклау министрлык­ларының Мактау грамотасына лаек бул­ган. Ул “Башкортстан Республика­сының атказанган табибы” исемен дә лаеклы йөртә.
Фото: М.Латыйпова.
Читайте нас