Стационарларда 244 кешене дәвалау дәвам итә, аларның 16сы авыр хәлдә дип бәяләнә, җидесе - үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты ярдәменә мохтаҗ. Пандемия башланганнан алып 5 261 кеше өйдә авыруны җиңел формада кичергән. Тәүлек эчендә 155 кеше сәламәтләнде. Үлем очраклары бер тәүлек эчендә теркәлмәгән.