+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 февраль 2021, 14:25

Тагын дүрт якташыбызны югалттык...

Савыгучылар саны да күп.

Савыгучылар саны да күп.
Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирустан дүрт үлем очрагы теркәлде. Төбәктә инфекция корбаннарының гомум саны 273кә җитте, дип хәбәр итте төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы. Алдагы көндә республикада "коронавирус" диагнозы 137 кешедә расланды.
Шулай итеп, бу авыру барлыгы 28 581 кешедә ачыкланды. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19дан савыгучылар саны 22 867 кеше тәшкил иткән, тәүлек эчендә төбәкнең 197 кешесен дәваханәдән чыгарганнар. Хәзер республикада авыруның актив формасы белән чирләүче 5441 пациент бар.
Фото: rbc.ru
Читайте нас