Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 28856га җитте.
Соңгы тәүлектә янә 137 якташыбызда инфекция булуы расланды. Әле республика дәваханәләрендә 267 кеше дәвалана. Аларның 20се авыр хәлдә, алты кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5262 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 40 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы республикада савыгучылар саны – 23047.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә тагын өч якташыбыз коронавирус корбаны булды. Шулай итеп, республикада бу инфекциядән үлүчеләр саны 280гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 168 кешегә куелган.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 2 533 844 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 453 467 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 5 762. Тестны 5 566 кеше үткән.