+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 Марта 2021, 13:50

Республикада ковид корбаннары 284кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 28992гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 28992гә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 136 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 272 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 19ы авыр хәлдә, алты кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштармача җиңел кичерүче 5270 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 119 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 23119.
Кызганычка каршы, янә дүрт якташыбыз ковид корбаны булды. Барлыгы республика бу инфекциядән вафат булучылар саны 284кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 179 кешегә куелган. 174 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 543 550 тикшеренү үткәрелгән, 2 462 873 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлекәге тикшеренүләр саны – 9 706. 9 406 кеше тест үткән.
Фото: hibiny.com
Читайте нас