+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 март 2021, 16:15

Республикада вакциналау ничек бара?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия кешеләрен коронавирустан вакциналау буенча киңәшмәдә чыгыш ясады.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия кешеләрен коронавирустан вакциналау буенча киңәшмәдә чыгыш ясады.
Киңәшмәне видеоконференция режимында ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова үткәрде.
Республика Башлыгы Башкортстанда ковидны кисәтү өчен 122 592 доза вакцина куелуы турында белдерде. 3 мартка беренче компонент белән 86 мең кеше вакциналанган. Прививканың беренче һәм икенче компонентын 29 565 кеше ясаткан.
– Вакциналар оператив рәвештә медицина оешмалары буенча бүленә. Без барлык кирәкле маршрутларны эшләдек һәм тәҗрибә тупладык. 60 яшьтән өлкән кешеләрне вакциналау буенча бераз артта калганыбызны таныйм. Бу безнең 65 яшьтән өлкәннәр өчен һаман мотлак үзизоляция режимын саклавыбыз белән дә аңлатыла. Шулай да бу категорияне вакциналау киңлеген арттырды, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров. – Моннан тыш, бездә халыкны социаль хезмәтләндерү учреждениеләре күп, вакциналарның күп өлешен шунда да юнәлттек.
Төбәк җитәкчесе Башкортстанда вакциналауның 11 пункты булуын билгеләде, шул исәптән мобиль пунктларның.
– Аларның гомум кабул итү мөмкинлеге тәүлегенә 7500 кеше тәшкил итә. Вакциналауның яңа пунктларын ачуны да әзерлибез, – диде Радий Хәбиров. – Без шулай ук халыкны үзләре килеп вакциналаучы бригадалар белән вакциналауны да оештырдык, шул исәптән оешмаларның заявкалары буенча. Республиканың иң предприятиеләре мондый заявкаларны бирде инде. Без прививка ясау кампаниясен аларның хезмәт коллективларында үткәрәбез. Уңай кайтавазлар алабыз.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас