+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 март 2021, 09:50

Илдә Covid-19 пандемиясе тәмамлану вакытын фаразладылар

Ул вакциналауга бәйле: Русия халкының күп өлеше коронавирустан прививка ясатса, бу инфекция таралуның тукталуына ярдәм итәчәк.

Русиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясе 2021 елның уртасында халыкны вакцинацияләү нәтиҗәсендә тәмамланырга мөмкин. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк федераль округы буенча штаттан тыш баш пульмонологы Андрей Малявин белдерде.
«Ел уртасына без коронавирус пандемиясе турында онытырбыз дип уйлыйм», - дип фаразлый белгеч. Шул ук вакытта, Малявин аңлатканча, инфекция таралу киңкүләм вакцинация һәм савыгудан соң иммунитеты булган авырулар саны арту исәбенә тукталачак.
Табиб, шулай ук, турыдан-туры Covid-19 вирусына каршы торучы препаратны булдыру өчен кирәкле вакытны бәяләде. Аның сүзләренчә, ул 10 елдан, бик тырышканда, 5 елдан барлыкка килергә мөмкин.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас