Башкортстанда тагын дүрт кешенең гомере ковидтан өзелүе билгеле булды. Шулай итеп, республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 288гә җитте.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар исемлегенә янә 134 кеше өстәлгән. Барлыгы пандемия башыннан алып республикада яңа коронавирус инфекциясе 29126 кешедә теркәлде. Аларның 23348е ковидны җиңгән, 182 кеше соңгы тәүлектә савыккан.
Әле республикада 5490 кеше коронавирустан дәвалана, шуларның 268е дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. Аларның 21е авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5222 кеше амбулатор дәвалана.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 193 кешегә куелган, 181 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 551 216 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 470 286 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 666. Тестны 7 413 кеше үткән.