Аңа аракы да килеп кушылса, алар сине һәлакәткә илтә.
Тәмәке тартуны ташлаучылар аз түгел: без аларның мисалында бу зарарлы гадәтне җиңеп булуны күрәбез. Тартуны ташларга ниятләгән кеше бу гамәленең сәламәтлегенә, һичшиксез, файдалы булуын белергә тиеш.
Ир кешеләр дөньякүләм тартучылар рәтендә. Аларны җәмәгать урыннарында гына түгел, ә өйдә (әти, бабай, абый) дә күрәсең. Яшь чакта, башкаларга кызыгып, тартып карыйсы килә инде ул, ди алар. Ләкин беренчесеннән соң икенчесе китә... Организм күнегә: тагын да күбрәк дәрәҗәдә никотин сорый башлый. Бу яшь-ләрдә дә, урта яшьтәгеләрдә дә, өлкән-нәрдә дә күзәтелә. Тәмәке тартуны ташлаган кеше башта моның тискәре нәтиҗәләрен тоя: аңа нәрсәдер җитми кебек, теге җирем авырта, бу җирем авырта, баш әйләнә, дип зарлана башлый. Ул: “Тәмәкенең зыяны юк. Ул мине тынычландыра, рухландыра. Аны ташлау дөньяда үзеңнең урыныңны югалту белән бер”, — дип тә җибәрергә мөмкин.
Закон тарафыннан кабул ителгән тыюлар да тартучыларны туктата алмады. Ир-егетләрдән кала, ни кызганыч, хатын-кызлар арасында да тартучылар саны елдан-ел арта гына бара. Фильтрлы тәмәке тартып, кызлар үзләренең организмына зыян килми, дип уйлый. Бу дөрес түгел. Тәмәке хатын-кызларның организмына ифрат дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый. Беренчедән, кайберсе ана булудан мәхрүм кала. Икенчедән, тәмәке — күп авыруларның башлангыч стадиясенә сәбәпче. Төрле җәрәхәтләр, рак һ.б. авырулар тәмәке төпчегеннән килеп чыга да инде.
Җавапсыз аналар да хәзерге заманда еш очрый. Баласы турында уйлап та бирми ул. Башта — йөкле вакытта, аннан соң имезгәндә тарта. Ә аннары үскән бала үзе тәмәкегә үрелә. Организмы шушы агуга өйрәнгән чөнки. Шуннан башлана да инде. Бала үз эченә бикләнә, кешеләр белән сирәк аралаша, укуы начарая, аппетиты бетә. Аннары начар юлга баса, тәмәкедән ләззәт ала башлый. Бу — ата-ананың гаебе. Баланы шәхес итеп танымау, аңа игътибар итмәүдән алар тискәре гадәтләргә өйрәнә.
Ә тартучылар тәмәке кулланып, организмнарына күпме зыян килгәнен белә-ләрме соң? Тешләренең эмале сары төскә керсә, үпкәләре төтен белән ашала. Тартучыларның, гадәттә, аппетитлары югала. Борын исләрне тоймый башлый. Ә тәмәкенең ачы төтене, сулыш органнарына утырып, ютәлгә китерә. Шулай ук тәмәке тартучының психикасы нык какшаган була: тиз кызып китә, юкка тузына, якыннары белән начар сөйләшә. Янындагы кешеләр белән аралашу теләге югала. Гаиләсенә аз вакытын сарыф итә һ.б. Бәләкәй балалар янында тәмәке тарту — бөтенләй начар күренеш. Баланың үсеп, ныгып бетмәгән организмына зур зыян килә.
Тәмәкене ташлауны, әлбәттә, һәр кеше дә булдыра алмый. Чөнки моның өчен кешедә рухи көч өстенлек итәргә тиеш. Кем тартуның нәрсә икәнен аңлый, шул — ташлый. Ләкин, кызганычка каршы, андый кешеләр бик сирәк.
Берничә мисал китерәм. Бер якын танышым мәктәптә укыганда ук тәмәке тарта башлаган иде. Башта ул кешеләргә күрсәтмичә генә тартты, ә аннары инде яшереп тә тормады. Аны сыйныф җитәкчесе дә, укытучылар да дәрескә керүгә бастырып тирги иделәр, әти-әниләрен мәктәпкә чакырттылар. Ләкин ташлый алмады. Гомере аяныч тәмамланды — ул үз-үзенә кул салды. Чөнки аракы белән дә мавыкты. Шулар аны һәлакәткә китереп җиткерде.
— Мин мәктәптә укыганда ук тарта башладым, — дип сүзен башлады Зөфәр исемле бер ир. — Каникуллар башлануга (көзге, кышкы, язгы каникулмы ул) әти-әниләр берәр якка китә, ә без өйдә хуҗа булып кала идек. Безгә акча калдыралар. Аулак өйгә дус малайларны кунакка чакырабыз. Тарту, аракы эчү белән мавыгып киттек. Бу гадәтебезне мәктәпне тәмамлаганнан соң да ташламадык. Еллар уза торды. Мин аракы һәм тәмәке бәйлелегенә төштем. Эчәргә бит аның сәбәбе дә гел чыгып кына торды. Хезмәттәшләр белән туган көннәрне, башка бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә күнектек. Шулай итеп, тәмәке һәм аракы баткаклыгы мине үзенә сөйрәгәннән-сөйри барды. Үземнең фаҗигагә таруымны аңладым. Йөрәгем дә, ашказаным да, үпкәләрем дә авырта башлады. Тәмәкене ташлавыма менә шул да сәбәп булгандыр инде. Менә 10 еллап тәмәкене авызыма да алганым юк. Ташлаганыма бер дә үкенмим.
— Мин тәмәке белән армиядән кайткач шаяра башладым, — дип сөйләп китте икенче бер танышым. — Армиядән кайткач, “ак карга” булып күренмәс өчен иптәшләремә ияреп тарта идем. Тәмәке тарту стажым 35 еллап булыр. Бервакыт йөрәгем чәнчә, үземне начаррак хис итә башладым. Болай дәвам итәргә тиеш түгел, дип, тартуны ташларга булдым. Бер атна, ике, өч атна тартмадым. Тартмавым ярты елга сузылды.
Берзаман безгә кунаклар килде. Бу вакытта аракы эчүне ташлаган идем инде. Бу хәл 2000 еллар башында булды. Кунакларга кызыгып, мин дә урамга чыккач, алар белән 1-2не көйрәткән идем, күңелем болганып, башым әйләнеп китте. Юк, мин әйтәм, болай ярамый, тартмагач, тартмаска кирәк инде, дип уйлап куйдым. Бер көн тартмадым, ике... Тартасы килә бит! Юк, дим үз-үземә, тартмыйм. Шулай бер атна узып китте. Түздем. Шуннан инде тартуны бөтенләй ташладым. Дүрт ел инде авызыма да алганым юк. Тартмагач, акча да янга кала, үземне дә яхшы хис итәм, гаиләдә дә тынычлык. Тартуны ташлау өчен ихтыяр көче, түземлек кирәк. Теләгән кеше аны ташлый ала. Сезгә дә шуны ук киңәш итәм.
— Мин элек тәмәкене күп тарта идем, — диде Илсур әфәнде. — Ташлап-ташлап та карадым, ләкин нервым кузгалса, я берәр күңелсезлек килеп чыкса, кулым тәмәкегә үрелә иде. Быел йөрәгем авырта башлады. Дәваханәгә салдылар. Табиблар инфаркт кичерүемне әйтте. Йөрәгемә операция ясадылар. Шуннан инде тәмәкене бөтенләйгә ташладым. Үземне яхшы хис итәм. Тәмәкене ташлавыма бер дә үкенмим. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Бу үзебездән генә тора.