+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 Марта 2021, 07:35

Эшләрең җиңелүгә таба, ковид...

Вакциналау ничек бара?

Вакциналау ничек бара?
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия халкын коронавирустан вакциналау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясады. Киңәшмәне видеоконференция режимында ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова үткәрде.

Республика Башлыгы Башкортстанда ковидны кисәтү өчен 122 592 доза вакцина ясалуы турында белдерде. 3 мартка беренче компонент белән 86 мең кеше вакциналанган. Прививканың беренче һәм икенче компонентын 29 565 кеше ясаткан.
– Вакцина оператив рәвештә медицина оешмалары буенча бүленә. Без барлык кирәкле маршрутларны эшләдек һәм тәҗрибә тупладык. 60 яшьтән өлкән кешеләрне вакциналау буенча бераз артта калуыбызны таныйм. Бу безнең 65 яшьтән өлкәннәр өчен һаман мотлак үзизоляция режимын саклавыбыз белән дә аңлатыла. Шулай да бу категорияне вакциналау темплары арттырылды, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров. – Моннан тыш, бездә халыкны социаль хезмәтләндерү учреждениеләре күп, вакцинаның күп өлешен шунда да юнәлттек.
Төбәк җитәкчесе Башкортстанда вакциналауның 11 пунктта оештырылуын билгеләде, шул исәптән мобиль пунктларда.
– Аларның гомум кабул итү мөмкинлеге тәүлегенә 7500 кеше тәшкил итә. Вакциналауның яңа пунктларын да әзерлибез, – диде Радий Хәбиров. – Без, шулай ук, халыкны үзләре килеп вакциналаучы бригадалар эшен дә оештырдык, шул исәптән оешмаларның заявкалары буенча. Респуб­ликаның эре предприятиеләре мондый заявкаларны бирде дә инде. Без прививка ясауны аларның хезмәт коллективларында үткәрәбез. Уңай кайтавазлар алабыз.
Госпитальләр үзгәрә, иммунлаштыру дәвам итә
Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә, гадәттәгечә, сәламәтлек саклау тармагына зур игътибар бирелде.
– Безнең республикада тест үткәрү эше яхшы оештырылган. Без – Идел буе федераль округында, Нижегородка һәм Ырынбур өлкәсеннән соң, өченче, – диде Радий Хәбиров. – Бу безгә округта авыручылар саны буенча исемлектә астан икенче, ковидтан үлем очраклары буенча исемлек ахырында беренче булу мөмкинлеге бирә.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча профильләрен үзгәртеп, йогышлы авырулар госпитале режимында эшләгән медицина учреждениеләре нормаль эш форматына кайтарыла. Йогышлы авырулар койкалары 2280гә кадәр кыскарды. Мартның беренче яртысында аларның саны тагын 300гә кыскарачак. Буш койка фонды 18 процент тәшкил итә.
Баш­корт­станда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәккә 120 мең доза вакцина кайтты. Вакциналауга дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.
Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына хез­мәткәрләрен вакциналау башлангычы белән чыккан эре сәнәгать предприятиеләре белән активрак эшләргә кушты. Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, “Башнефть” һәм “Учалинский ГОК” берәр мең доза вакцина алган. Тагын бер меңе “НефАЗ” җәмгыятенә тапшырылачак.
Ковидка каршы ситуацион үзәк эшли башлаганнан алып (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар элемтә номерына 50 мең заявка килгән. Үзәкнең координаторы, Дәүләт җые­лышы-Корылтайның Сә­ла­мәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева белдерүенчә, күпчелек шалтыратулар коронавирустан вакциналауга, прививка өчен күрсәтмәләргә һәм амбулатор дәвалануга кагыла.
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа реда­кциясенә ярашлы, Мәгариф министрлыгына 9 марттан муниципалитетлар белән бер­лектә мәктәпләрдә белем бирү процессын штат режимына күчерү мәсьәләсе карарга кушыла. Мөмкин булганча дәресләр озынлыгы 45 минутка кадәр озайтыла.
Идарәче оешмалар күп­фатирлы йортларда дезинфекция чараларын кимендә атнасына бер тапкыр үткәрергә тиеш.
Өстәмә түләүләр вакыты озайтылды
Башкортстанда коронавируслы авыруларны дәвалаучы табибларга өстәмә акча түләү вакыты озайтылды.
Республика Башлыгы указына ярашлы, дәваханә хезмәткәрләре өстәмә түләүләрне 2021 елның 30 июненә кадәр алачак. Документ буенча, ашыгыч ярдәм табиблары, урта һәм кече медицина персоналы смена саен 1000, 600, 200 сум алачак. Шундый ук түләүләр судмедэкспертиза һәм дәваханә табиблары, урта һәм кече медицина персоналына да биреләчәк.
Сорау – җавап
Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларына багышланган брифингы үтте. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин алып барды. Брифингта көнүзәк сорауларга җаваплар яңгырады. Шуларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Хөкүмәт утырышында республикага “ЭпиВакКорона” вакцинасы кайтачагы турында әйтелде. Ул кайчан­ кайтарылачак һәм бу вакцинаны кемнәр алачак?
– Бу вакцинага барлык клиник тикшеренүләр үткәрелде, аның хәвефсезлеге һәм нәтиҗәлелеге расланды. Русия территориясендә мартта 300 меңнән артык доза файдалануга бирелә. Башкортстанга бу вакцина мартның икенче яртысында кайтарылачак. Әлеге препарат белән 18 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар вакциналаначак. “ЭпиВакКорона” вакцинасының нәтиҗәлелеге “Спутник V” белән бертигез.
– Анализны кайсы көнне бирергә?
– IgG классындагы антитәнчекләр вакцинадан соң ковидка иммунитет булуны белергә мөмкинлек бирә. Антитәнчекләр динамикасын күзәтеп, ковидка иммунитет җавабының ныклыгын күрергә мөмкин. Моны вакцинаның икенче компонентын алганнан соң, кимендә 21 көн үткәч эшләргә кирәк. Ковид белән авырып савыкканнарның иммунитет ныклыгын да шулай тикшерергә мөмкин. Антитәнчекләр булмаганда, вакцина ясау мөһим.
– Диспансерлау үтәсем килә. Кая мөрәҗәгать итәргә?
– Гражданнар диспансерлауны яшәгән урыны буенча теркәлгән медицина оешмасында үтә. Аның өчен поликлиника регистратурасында яисә 13-01 телефоны буенча язылырга кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталы һәм “К врачу” мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин.
Читайте нас