5 март иртәсенә Башкортстанга 122592 доза Гам-КОВИД-Вак вакцинасы кайтарылды. Мониторинг буенча 93156 кеше вакцнаның беренче компонентына алган, 39162 кеше икенчесен дә ясаткан.
1 900 000 өлкән кешене вакцналау өчен вакцнаны бүлеп тарату буенча план эшләнгән.
Башкортстанда бүген халыкны вакциналауга әзерлек тулысынча тәэмин ителгән.
Вакциналау буенча мобиль медицина бригадалары эше оештырылган. Вакциналау кабинетлары эше, привикага язылу көйләнгән.
Вакцинаны саклау оештырылган. 122 вакциналау пункты эшли.
Ковидтан вакциналануга Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы, “Доктор РБ” республика сайтында, 1301 һәм 122 бердәм телефоннары аша язылып була. Поликлиника регистратурасында һәм Ковидка каршы ситуацион үзәккә шалтыратып та язылырга мөмкин: 218-19-19.
8 мартта поликлиникалар 8-16 сәгатьләрдә эшләяәчәк. Чакырулар да 16 сәгатькә кадәр кабул ителә. Ашыгыч ярдәм бригадалары һәм дежур хезмәтләр көчәйтелгән режмда эшләячәк.
Дәваханәләрдә койкалар резервы, дарулар запасы булдырылган.