Республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 29524кә җитте.
Соңгы тәүлектә янә 131 якташыбызда инфекция ачыкланган. Әле республика дәваханәләрендә 268 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 17се - авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5086 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 112 якташыбыз ковидтан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 23873.
Кызганычка каршы, тагын дүрт якташыбыз ковид корбаны булган. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучлар саны 297гә җитте.
Соңгы тәүлектә пневмония диагнозы 174 кешегә куелган. 167 кеше пневмониядән савыккан. Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 2 573841 лаборатор тикшеренү үткәрелән, 2 492 157 кеше тикшерелгән.
Фото: Башинформ