Шулай итеп, республика территориясендә барлыгы 29 790 авыру теркәлгән. Стационарларда 270 кеше дәвалана, шуларның 29ы — интенсив терапия бүлегендә.
Йортларда авыруны җиңел формада 5 246 кеше кичерә, дип хәбәр итте вице-премьер — сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Хәзерге вакытта төбәк стационарларында йогышлы профильдәге койкалар саны кими. Хәзер аларның саны — 2068. Аларның 87 проценты тулы.
9 мартка булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 46 мең кешесе COVID-19дан вакцинаның беренче һәм икенче компонентын ясаткан. Беренче компонент белән 100 мең кеше вакциналанган, дип хәбәр итте Максим Забелин.
Башкортстан барлыгы 122 592 вакцина дозасы алган. Төбәктә 11 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар. Узган бәйрәмнәрдә генә дә — 6-8 мартта 6422 кеше прививка ясаткан. Бу атнада республикага чираттагы вакцина партиясе килергә тиеш.
“Халык арасында 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне вакциналауны арттырырга кирәк”, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: башинформ