+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 март 2021, 09:10

Кайбер чикләүләр бетерелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде.
Анда авыру очракларын киметү мәсьәләсен һәм санитар-эпидемиология шартларында икътисад һәм социаль өлкә тармакларының киләчәк эшен тикшерделәр.
Әлеге эпидемиологик хәлгә карап, Радий Хәбиров мәдәният һәм спорт учреждениеләрен нормаль форматка кайтарырга тәкъдим итте. Театраль-концерт оешмалары, кинозаллар һәм мәдәният йортлары 100 процентка кадәр тулырга мөмкин. Республика һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларны да тамашачы урыннарын чикләүсез үткәрергә мөмкин. Шул ук вакытта төп таләп үзгәрешсез кала – битлек кию режимы һәм социаль дистанция саклау, биналарны санитар эшкәртү.
Төбәк җитәкчесе хәл кискенләшкән очракта дәваханәләрнең кыска вакытта йогышлы авырулар койкаларын арттырырга әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор”ның төбәк бүләкчәсе киңәшләре буенча, утырышта катнашучылар 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга үзизоляция режимын 25 мартка кадәр озайтырга карар итте.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас