+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 март 2021, 06:20

Үзегездә көчле арыганлык сизәсезме?

Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.

Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.

Көчле арыганлык хисе B12 витамины дефициты тудыра торган яман шеш (перциоз) анемиясе билгеләрен күрсәтергә мөмкин. Бу хакта Британия медиклары мәгълүматларына сылтама белән Express яза.


Йөрәкнең еш тибүе, баш авырту, аппетит кимү, авызда һәм телдә авырту тою һәм аз гына эш эшләгәндә дә сулыш кысылу билгеләре шулай ук куркыныч авыру булуын раслый, дип билгеләп үтә белгечләр.


Табиблар сүзләренә караганда, 19 яшьтән 64 яшькә кадәр кешеләргә көненә 1,5 миллиграмм B12 витамины кирәк. Витаминның тәүлеклек дозасын азык-төлек аша алырга була. Аерым алганда, бу витаминга сыер ите, йомырка, баетылган бөртеклеләр һәм сөләйман балыгы (лосось) бай.


В12 витамины нерв системасы эше өчен генә җавап бирми, ә ДНК һәм эритроцитлар эшләп чыгаруда да катнаша. Әлеге туклыклы матдәнең дефициты нервылар зарарлануга китерергә мөмкин. Ул куллар һәм аяклар оюга һәм чәнчүгә, рефлексларны югалтуга, мускуллар хәлсезлегенә сәбәпче булырга мөмкин.

Перциоз анемия — организмда B12 витамины җитмәүгә бәйле авыру. Бу витаминның дефицитына сөяк җелеге һәм нерв системасы тукымасы аеруча сизгер.

Фото:coronavirus-monitor.ru
Читайте нас