+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 март 2021, 10:15

308 якташыбыз – ковид корбаны...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 30052гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 30052гә җитте.

Соңгы тәүлектә инфекция янә 130 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 292 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 19ы авыр хәлдә, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5130 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 222 якташыбыз коронавирустан савыккан. Барлыгы республикада савыгучылар саны – 24322.
Кызганычка каршы, ковид янә өч якташыбызның гомерен алып китте. Башкортстанда коронавирустан өзелгән гомерләр саны 308гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 132 кешегә куелган.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 595 044 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 512 579 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 341. 8 042 кеше тест үткән.

Фото: fb.ru
Читайте нас