Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 30181гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 129 якташыбызда ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 262 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 17се авыр хәлдә, 6сы үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5083 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 204 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 24526.
Соңгы тәүлектә каһәрле инфекция янә ике якташыбызның гомерен өзде. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 310га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 145 кешегә куелган. 138 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 603 534 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 520 740 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 490, аларда 8 161 кеше тест үткән.