+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 март 2021, 06:05

Һәр кеше гомере өчен көрәшергә!

Сәламәт республика – сәламәт төбәк

Сәламәт республика – сәламәт төбәк
Башкортстанда халык үлеменең төп сәбәпчеләре булып кан әйләнеше, сулыш органнары авырулары, яман шеш барлыкка килү очраклары һәм тышкы факторлар кала. Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә шул турыда сүз барды.
Апрельдә “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алачак. Алты медицина автопоезды ерак районнарга чыгачак. Авылларда 35 мобиль фельдшер-акушерлык пункты эшләячәк.
Бушлай диспансерлау авыруларны кисәтергә, халыкта сәламәт тормыш мә­дәниятен үстерергә тиеш.
– Үткән ел республика үзәгендә, көньягында һәм көнчыгышында муниципальара офтальмологик үзәкләр ачтык. Шулай итеп Уфадан ерак районнарга югары технологияле медицина ярдә­мен якынайттык, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Элек аларга Ырынбур яисә Чиләбегә бару уңайлырак булса, хәзер күрше төбәкләр кешеләре безгә дә­валанырга килә.
Төбәк җитәкчесе бот сөяге сынуын дәвалау буенча шундый үзәкләр эшен дә оештырырга кушты, өлкән яшьтә­геләрне авыр җәрә­хәтләрдән соң оператив дәвалауның гомерне озайтырга мөмкинлек бирүен билгеләде.
Вице-премьер, сәла­мәт­лек саклау министры Максим Забелин мондый үзәкләрнең юл һәлакатендә каза күр­гәннәрне дәваларга мөм­кинлек бирәчәген дә ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына юллардагы, янгыннардагы, криминаль вакыйгалардагы үлем очраклары буенча мәгълүматны анализларга, үлем сәбәпләрен киметү буенча планны тулыландырырга кушты.
– Һәр кеше өчен көрә­шәбез икән, гомер озынлыгын арттыру буенча бурычны үтәячәкбез, – диде Радий Хәбиров.
“Спутник V” чит илләрне дә яулый!
Русиянең “Спутник V” вакцинасының беренче партиясен Тунис кабул итте. Бу илдә вакциналау башланачак, дип хәбәр итә РИА Новости.
Италиядә, Европа дару чаралары агентлыгы хуплавыннан башка, коронавирустан Русия вакцинасын кулланырга ниятләүләре хакында белдерделәр.
Джон Хопкинс университеты күрсәткечләре буенча, дөньяда коронавирус йоктыруның 117,1 миллион очрагы теркәлгән. 2 миллион 600 кеше вафат булган. Инфекция йоктыручылар саны буенча лидер – АКШ. Анда ковид 29 миллионнан артык кешедә теркәлгән. Ярты миллионнан артык кешенең гомере өзелгән.
Вакциналанучылар саны арта
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, профиль­ләрен үзгәрткән медицина учреждениеләренең нормаль форматка кайтуы дәвам итә. Йогышлы авырулар койкалары 2068гә кадәр кыскарды. Буш койка фонды 13 процент тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы атнада республикада ковидтан вакциналанучылар саны көненә 3-3,5 мең кешегә җитте. Мониторинг буенча 93156 кеше вакцинаның беренче компонентын алган, 39162 кеше икенчесен дә ясаткан.
Башкортстанда бүген халыкны вакциналау оешкан төстә бара. Мобиль медицина бригадалары эше оештырылган. Вакциналау кабинетлары эше, прививкага язылу көйләнгән. Препаратны саклау оештырылган. 122 вакциналау пункты эшли.
Ковидтан вакциналануга Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы, “Доктор РБ” республика сайтында, 1301 һәм 122 бердәм телефоннары аша язылып була. Поликлиника регистратурасында һәм Ковидка каршы ситуацион үзәккә шалтыратып та язылырга мөмкин.
Ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре мартның беренче сигез көнендә 1821 шалтырату кабул иткән. Үзәк көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратулар кабул итә.
Кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде.
Анда авыру очракларын киметү мәсьә­ләсен һәм санитар-эпидемиологик хәл-шартларда икътисад һәм социаль өлкә тар­макларының киләчәктәге эшен тикшерделәр.
Әлеге эпидемиологик хәлгә карап, Радий Хәбиров мәдәният һәм спорт учреж­дениеләрен нормаль форматка кайтарырга тәкъдим итте. Театраль-концерт оешмалары, кинозаллар һәм мәдәният йортлары 100 процентка кадәр тулырга мөмкин. Республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларны да тамашачы урыннарын чикләүсез үткәрергә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта төп таләп үзгәрешсез кала, болар – битлек кию режимы һәм социаль дистанция саклау, биналарны санитар эшкәртү.
Төбәк җитәкчесе хәл кискенләшкән очракта дәваханәләрнең кыска вакытта йогышлы авырулар койкаларын арттырырга әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор”ның төбәк бүлекчәсе киңәшләре буенча, утырышта катнашучылар 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга карата үзизоляция режимын 25 мартка кадәр озайтырга карар итте.
Игътибар үзәгендә – өлкәннәр
Башкортстанда коронавирустан вакциналанучылар өлешен 65 яшьтән өлкәннәр арасында арттырырга кирәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә шундый бурыч куйды.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, 9 мартка республикага коронавирустан 122592 доза вакцина кайтарылган.
1900000 өлкән кешегә прививка ясату өчен вакцинаны бүлеп тарату буенча план эшләнгән.
Прививка ясау кампаниясенең темпларын үстерү өчен үткән ялларда вакциналау пунктлары Белорет, Дәүләкән, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама шәһәрләрендә, Зилаер, Иглин, Языково, Федоровка, Кушнаренко, Югары Яркәй район үзәкләрендә җәелдерелде. Бу атнада республикага вакцинаның яңа партиясе кайтачак.
ОРВИ хакында да онытмагыз!
Башкортстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очраклары артуы күзәтелә. 1-7 мартта 22962 кеше ОРВИ белән авырган. Аннан алдагы атна бе­лән чагыштырганда, үсеш 16,5 процент тәшкил итә. Уфада 7272 кеше авырган.
Әле республикада ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 17,1 процентка югары. Авыручыларның яртысыннан күбрәге – 17 яшькәчә балалар.
Лаборатор тикшеренүләр грипп вирусы йөртүчеләрнең дә барлыгын ачыклаган. Шулай ук парагрипп, аденовируслар, риновируслар, метапневмовируслар йоктыручылар да бил­геләнгән.
“Пандемияне җиңәргә!”
“Бүребай тау-баектыру комбинаты” җәмгыяте хез­мәт­кәр­­ләре шундый девиз астында COVID-19 инфекциясеннән Акъяр үзәк дәваханәсендә Гам-КОВИД-Вак препараты белән киңкүләм вакцианалану эшен башлады.
Прививка ясау алдыннан һәркем терапевт тикшерүе үтә. Табиб хезмәткәрдә вакциналауга каршылыклар булмавын ачыклагач кына карар кабул итә.
– Коронавирус төрле катлаулылыкларга китерергә мөмкин, үлем очрагына кадәр. Шуңа күрә прививка ясату – үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң ышанычлы юлы. Без көн саен җәмәгать транспортында да, кибеттә дә күп кешеләр белән бәйләнешкә керәбез, – ди предприятие хезмәткәрләре.
– Вакцина организмны теге яки бу инфекция китереп чыгаручы конкрет вирус яисә бактерия белән көрәшкә әзерли. Вакцинада авыруны китереп чыгаручы көчсезлән­дерелгән микроорганизмнар яисә алар­ның фрагментлары бар, – ди Акъяр үзәк дәваха­нәсенең баш табибы Илшат Рыскужин. – Бу безнең иммун системасын “дошман”ны күрергә, антитән­чекләр булдырырга һәм көрәшергә мәҗбүр итә.
Хәйбулла районы халкы, шулай ук тау эшкәртү пред­приятиеләре хезмәт­кәрләре коронавирус инфек­циясенә каршы вакциналау кампа­ниясенә актив кушылды. Районга барлыгы 480 доза кайтты. 80 доза Бүребай авылы халкын һәм “Бүребай тау-баектыру комбинаты” җәмгыяте хезмәткәрләрен вакциналауга юнәлтелде.
“Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы” җәм­гыятенең 50 хезмәткәре өчен вакциналау предприя­тиенең медпунктында оештырылган.
Электр участогы мастеры Николай Панфилов ел саен грипптан прививка ясата. Заводта коронавирустан вакциналану мөмкинлеге барлыгын белгәч тә ул беренчеләрдән булып языл­ган. Аның хезмәттәше Альбина Сафиуллина да бу хакта күп мәгълүмат укыган һәм прививка ясатырга карар иткән.
Районда вакцинаның беренче компоненты белән 2633 кеше вакциналанган, ике компонентын 1132 кеше алган.
Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.
Читайте нас