Халык өчен Covid-19 яңа коронавирус китереп чыгарган инфекцияне иммунопрофилактикалау, куелган ГАМ-КОВИД-ВАК вакцинасыннан рациональ һәм нәтиҗәле файдалану максатларында Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 5/1 адресы буенча) 15 марттан яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналауның мобиль пункты ачыла.
Вакциналау пунктының эш вакыты - эш көннәрендә 15: 00 сәгатьтән 20: 00 сәгатькә кадәр.
Пункт бинасы санитар законнар таләпләренә туры килә, шул исәптән табиб кабул итү, прививкалар ясау, вакцина кертелгәннән соң 30 минут эчендә пациентны күзәтүләр дә күз уңында тотыла.
Шулай ук әлеге пункт ГАМ-КОВИД-ВАК вакцинасын саклауның тиешле шартларын үтәү өчен суыту җайланмалары белән тәэмин ителәчәк.
Вакцинацналауга алдан ук мобиль пунктка язылырга кирәкми, теләгән кешеләргә иммунлаштыру «тере чират» тәртибендә үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, вакциналау узганда гражданнарга үзләре белән паспорт, Мотлак медицина страховкасы полисы һәм СНИЛС алырга кирәк. Прививка ясатыр алдыннан сезгә анкета һәм ирекле мәгълүмати ризалык тутырырга тәкъдим итәчәкләр.
Медицина хезмәткәрләре вакцинацаналау процедурасы буенча барысын да аңлатачак, медицина тикшерүе уздырачак, аның нигезендә, булган барлык факторларны исәпкә алып, турыдан-туры вакцинаның үзен ясыйлар.
Прививка ясатканнан соң, табиблар тагын 30 минут вакцина алган кешенең торышын күзәтә. Аннары барлык мәгълүматлар федераль регистрга кертелә.
Фото:mvestnik.ru