+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 март 2021, 05:40

Нәрсә ул деменция?

Һәм бу авыруны ничек кисәтергә?

Һәм бу авыруны ничек кисәтергә?
Дөньяда өлкән яшьтәгеләр саны арта бара. Шуңа деменциядән интегүче кешеләр дә арта. Нәрсә ул деменция?
Деменция – җитди авыру, аның барышында кешенең когнитив мөмкинлекләре бозыла. Деменция акрынлап хәтерне, акыл сәләтен начарайта, кеше вакытны дөрес тоймый, кешеләрне, предметларны танымый башлый.
Бу чир ничек үсешә? Авыру үзе һәм аның туганнары иң беренче чиратта игътибар итәргә тиеш билгеләр:
* хәтер югалу (озак вакытка да, кыска вакытка да булырга мөмкин). Кеше күптән түгел генә булган вакыйгаларны исенә төшерә алмый, яңа мәгълүматны исендә калдыра алмый.
* вакытта һәм киңлектә ориентацияне югалту. Мәсәлән, авыру кеше үзе яшәгән авылда (районда) адашырга мөмкин.
* ниндидер яңалыкны беләсе килү теләге бетү. Чөнки баш мие яңа мәгълүматны кабул итә һәм үзләштерә алмый.
Нинди стадияләре бар?
Беренче стадия. Интеллектуаль өлкәнең сизелерлек тайпылышларына карамастан, билгеләр җиңел формада күзәтелә. Кеше үзенең халәтен аңлый, дәвалау кирәклеге белән килешә. Мондый авырулар үзен-үзе хезмәтләндерә ала – ризык әзерли, җыештыра, шәхси гигиена таләпләрен үти.
Икенче стадия. Авыруда ин­теллектның җитди тайпылышлары күзәтелә башлый. Ул үзенең халәтен инде тулысынча дөрес бәяләми. Көнкүреш техникасын, телефон куллануда авырлыклар килеп туа, кеше ишекне бикләргә, электрны, газны сүндерергә оныта башлый. Бу стадиядә авыруларны даими күзәтү астында тотарга кирәк, чөнки алар үзләренә дә, башкаларга да зыян китерергә мөмкин.
Өченче стадиядә авыр деменция шәхеснең таркалуына китерә. Кеше үзаллы туклана, гигиена таләпләрен үти алмый, якыннарын да танымый. Логик фикерләү һәм аралашу да аксый. Кеше апатиягә бирелә, ачыгу, эчәсе килү теләген дә тоймый. Бераздан ул йөри дә, азыкны чәйни дә алмый башлый. Мондый авыруларны бер сәгатькә дә калдырмыйча карарга кирәк.
Деменция белән 65 яшьне узган – һәр тугызынчы, 80 яшьтән соң һәр унынчы кеше авырый. Кайвакыт билгеләр яшьрәк вакытта да кү­зәтелергә мөмкин.
Республика клиник психотерапия үзәгенең табиб-ординаторы Радмир Шәрипов бу авыру буенча тик­шеренүләр үткәргән, хезмәт язган. Табиб ачыклавынча, картайган бөтен кеше дә деменция белән авыруга дучар түгел. Авыруга бирелүчәнлек факторлары бар: түбән акыл активлыгы һәм дөрес тормыш рәвеше алып бармау, нәселдән бирелүчәнлек.
Күпләрне деменциянең генетика белән бәйлеме-юкмы булуы борчый. Белгечләр раславынча, ата-аналар ДНК-фрагментлар аша балаларына биргән нәсел билгеләре деменция үсешендә зур роль уйный. Шулай да нәселдән бирелүчәнлек һәрвакыт авыруга китерә дигән сүз түгел. Яхшы булмаган тормыш шартлары, тәмәке тарту, начар йокы, дөрес тукланмау авыру үсешенә этәргеч булырга мөмкин.
Статистика буенча, деменциядән күбрәк хатын-кызлар интегә, хатын-кызларның авыруны авыррак формада кичерүе дә билгеле. Бу нәрсә белән бәйле? Беренчедән, гомер озынлыгы белән. Хатын-кызлар ирләрдән озаграк яши. Тагын бер фактор – эстроген гормоны эшләнү азаю. Бу гормон яшь чакта хатын-кызларның баш миен саклый, матдәләр алмашынуын тәртиптә тота, ләкин яшь бару белән аның өстенлекләре кими, баш мие матдәсенең картаюына китерә.
Деменция ачыкланган очракта аны туктатырга мөмкинме? Бу сорау да күпләрне борчый. Кызганычка каршы, әле деменцияне туктата торган дару уйлап табылмаган, ләкин аны вакытында ачыклау һәм дәвалый башлау когнитив функцияләрне озаграк саклау мөмкинлеге бирә.
Даими физик күнегүләр Альцгеймер авыруы үсеше хәвефен 50 процентка киметә. Моннан тыш, физик активлык авыру билгеләре ачыкланган кеше­ләрнең хәле начараюны да тоткарлый.
Физик активлык Альцгеймер авыруыннан гына түгел, деменциянең башка төрләреннән дә саклый, баш миенең нейрон бәйләнешләренә ярдәм итә. Физик активлык баш миен картаюдан саклаучы химик матдәләрне (нейромедиаторларны) арттыра. Гомумән, физик күнегүләр өлкәннәрдә йокысызлык проблемасын җиңәргә, борчылуларны киметергә булыша.
Интеллектуаль эшчәнлек белән бәйле хезмәттә эшләүчеләрдә деменция үсеше хәвефе түбәнрәк, дигән фикер бар. Табиблар раславынча, бу чынлап та шулай. Когнитив йөк­ләнешләр вакытында күп нейрон бәйләнешләре барлыкка килә, кан йөреше яхшыра, бу деменцияне кисәтергә ярдәм итә.
Депрессиягә бирелү һәм деменция – өлкән яшьтә барлыкка килүче иң еш очрый торган авырулар. Бер яктан, деменциянең башлангыч чорында (кайвакыт ул башланганчы) депрессив билгеләр күзәтелә башларга мөмкин. Икенче яктан, депрессия үзе игътибар, хәтер югалуга, когнитив тайпылышларга китерергә мөмкин.
Бер факт билгеле: өлкән яшьтәге пациентның тормышында депрессив вакытлар никадәр күбрәк булуга карап, деменция үсеше хәвефе дә шулкадәр югары була. Бу бәйләнеш өлкән яшьтәге депрессиягә генә кагыла, урта яшьләрдәге депрессия йогынты ясамый. Соңгы тикшеренүләр буенча, урта яшьтән өлкән вакытта депрессия кичергән пациентларда деменция үсеше хәвефе 1,5 тапкыр арта.
Депрессия стресс гормоннарына, нейроннар үсеше факторына йогынты ясый һәм гиппокамп күләмендә негатив чагыла. Моннан тыш, күптән түгел галимнәр кайбер антидеп­рессант­ларның Альцгеймер авыруы үсешен кисәтүгә китерүен ачыклады. Мәсәлән, циталопрам. Үсешкән илләрдә антидепрессантларны күп билгелиләр, бәлки, шуңа анда деменция белән авыручылар саны кимидер, дигән фикер дә бар.
Тәмәке тартуның да деменция үсешенә китерүен онытмаска кирәк. Кеше никадәр күбрәк тәмәке тартса, өлкән яшьтә аның акылын югалту хәвефе шулкадәр югарырак. Тәмәке төтенен сулау да деменция хәвефен арттыра. Бөтен дөньяда Альцгеймер авыруы очракларының 14 проценты тәмәке тарту белән бәйле.
Татлы ризык – дәва
Ә Альцгеймер авыруын булдырмау өчен хәтер, баш мие өчен күнегүләр ясап торырга кирәк. Мәсәлән, крос-свордлар, башваткычлар чишәргә, шигырьләр, әсәрләр ятларга. Әлбәттә, күп нәрсә тукланудан тора. Белгечләр бер татлы ризыкның Альцгеймер авыруын кисәтүгә ярдәм итүен ачыклаган. Борынгы Грузиядә бу кондитер азыгын бездәге икмәк-тозга тиңләгәннәр. Ул – козинак. Бал һәм чикләвекләрдән әзерләнүче тәмле десерт туклыклы һәм файдалы, баш миен иртә картаюдан саклый. Балдагы серотонин эмоциональ халәтне дә яхшырта. Чикләвек хәтергә яхшы йогынты ясый, баш миенең картаюын кисәтә. Белгечләр козинакны даими кулланырга киңәш итә.
Табиблар ниләр киңәш итә?
* 40 яшьләрдән башлап, систолик артериаль кан басымын 130 миллиметр дәрәҗәсендә тотарга кирәк, түбәнрәк булса да ярый.
* Ишетү начарайган хәлдә ишетү аппаратлары кулланыр­га, колакларны югары тавыш дәрәҗәсеннән сакларга кирәк.
* Һава чисталыгы, тәмәке төтене булмау мөһим.
* Баш җәрәхәтләреннән сак булырга кирәк. Моның өчен хә­веф­ле эшчәнлектән баш тартырга киңәш ителә.
* Алкоголь куллануны чикләргә, атнасына 210 миллилитрдан да артык чиста алкоголь куллану тыела.
* Тәмәке тартуны ташларга кирәк.
* Һәр балага башлангыч һәм урта белем бирүне тәэмин итү мөһим.
* Өлкән яшькә кадәр актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Өлкән яшьтә дә мөмкин.
* Симерү һәм диабет хәвефен киметү зарур.
* Спорт белән актив шөгыльләнү дә деменция үсеше хә­ве­фен киметә.

Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.
Читайте нас