Шушы рәвешле авыл апалары җанга рәхәт, тәнгә сихәт ала.
Соңгы елларда Русиядә скандинавча йөрү белән шөгыльләнүчеләр саны арта һәм ул көннән-көн популярлаша.
Мондый мода каян килгән? Кем уйлап тапкан һәм ни өчен? Рәсми рәвештә скандинавия йөрешенең ватаны булып Финляндия санала. Бүгенге спортчылар дөньяның теләгән почмагына барып, шунда махсус тренировкалар үтә ала. Ә XX гасыр башында мондый мөмкинлекләр булмый. Ике сезон арасында йөрәккә йөкләнешне саклау өчен күнекмәләрнең башка кулай вариантларына күчәләр: йөгерү, велосипедта йөрү, йөзү һәм башкалар. Әмма бу спорт төрләре белән аяк-кулларның махсус техникасын имитацияләргә мөмкин түгел. Менә шуның өчен 1940 елларда чаңгы буенча җыелма команданың тапкыр тренеры сезоннар арасында (елның карсыз вакытында) махсус күнегүләр кертә: профессиональ чаңгычылар чаңгы таяклары белән йөгерүне файдаланып, чаңгыга басмый гына шөгыльләнәләр. Бу нәтиҗә бирә: киләсе ярыш сезонында Юха Миетога ияреп җәй көне таяк белән шөгыльләнгән фин чаңгы-чылары пьедесталга күтәрелә, ә 1976 елгы Олимпиадада 4х10 километр эстафетада хәтта чемпион булалар. Вакыт узу белән бу тәҗрибәне башка җыелма командалар да үзләштерә башлый.
Бүген инде скандинавча йөрү киң таралган, ул һәркем өчен кулай һәм аңа физик әзерлек кирәкми. Өлкәннәр өчен спортның бу төре аеруча әһәмиятле: гәүдә авырлыгы кими, тәндәге мускуллар активлаша. Болай йөргәндә кан йөреше яхшыра. Шулай ук, кан басымы нормальләшә, бу кан тамырларын чистартуның яхшы ысулы да булып тора. Скандинавия йөреше, моннан тыш, йөрәк мускулларын ныгыта, хәлне яхшырта, йокы режимын көйли, эмоциональ киеренкелекне бетерә. Спортның әлеге төре белән шөгыльләнгәндә мускулларыбызның 90 процентка якыны хәрәкәткә килә. Ритмлы хәрәкәт һәм дөрес сулау да файдалы нәтиҗә бирә — сәламәтлекне ныгыта.
Шәһәр урамнарында, ял паркларында спортның бу төре белән күпләрнең шөгыльләнгәнен күреп беләбез. Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып барган авылларда да бу спорт төрен күпләр үз итеп өлгерде. Шун-дыйларның берсе — Илеш районының Бишкурай авылы.
— Безнең авылда скандинавия йөреше белән күпләр шөгыльләнә. Алар өч төркемгә бүленгән: ике төркемдә – хатын-кызлар, берсендә — ир-егетләр. Бу инде кемнең кайда яшәгәнлеге белән бәйле, чөнки, күршеләрнең бер-берсе белән алдан сөйләшеп, килешеп йөрүе күпкә уңайлырак. Асия Хәйдәрова, Рита Гыйльданова, Рәфилә Галимханова, Нәсыйхә Гыйльданова, Илүсә Миркасыймова, Кәүсәрия Гәрәева, Фидәлия Шәйхул-лина, Илфира Закирҗанова, Айгөл Муллаянова, Гөлнара Бикмөхәммә-това, Фәнүсә Идиятуллина, Рәсүлә Шәрипова, Зөлфия Бикиева, Ләйлә Рәкыйпова, Ләйлә Гыйльданова, Рифа Шәйхуллина, Ильяс Яхин, Рәүф Гәрәев, Ягъфәр Гыйләҗев, Шамил Шәрипов, Фәнил Закирҗанов, Илшат Гыйльдановның яраткан спорт төре белән шөгыльләнүләрен көн дә күрергә мөмкин. Әйтергә кирәк, әле телгә алынган кешеләрнең күбесе бар яктан да актив тормыш алып бара. Алар үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, мәдәният йортында бер генә чара да аларсыз узмый. Менә алар: Илүсә Миркасыймова, Кәүсәрия Гәрәева, Нә-сыйхә Гыйльданова, Асия Хәйдәрова, Фәнүсә Идиятуллина, Зөлфия Бикиева, Рита Гыйльданова, — диде Бишкурай авылы мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлнара Мазаева.
Аек һәм сәламәт тормыш белән яшәүчеләр дөньяның ямен, тормышы-ның тәмен белеп яши. Юкка гына: “Сәламәт тәндә — сәламәт рух” дими-ләр бит.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.