+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 март 2021, 07:35

Театрда прививка ясыйлар!

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә.

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә.
Беренче компонент белән республиканың 111 мең кешесе вакциналанган, ике компонентын да алучылар саны — 65 мең. Бу хакта бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр ителде.
Прививка ясау кампаниясе темпларын үстерүгә вакциналауның мобиль пунктлары да булышлык итә. Үткән ялларда алар республиканың шәһәр һәм районнарындагы “Масленица” бәйрәмен үткәрү мәйданчыкларында да эшләде. 15 марттан мобиль пункт Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында да эшли башлаячак. Биредә һәр теләгән кешене эш көннәрендә 15-20 сәгатьләрдә алдан язылусыз вакциналаячаклар.
9-14 мартта ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре 1040 мөрәҗәгать кабул итте. Күпчелек шалтыратулар коронавирустан вакциналау, мобиль прививка ясау пунктлары һәм амбулатор дәвалауга кагыла.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас