+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 март 2021, 09:55

Өзелгән гомерләр 317гә җитте...

Соңгы тәүлектә тагын ике якташыбыз ковид корбаны булды.

Соңгы тәүлектә тагын ике якташыбыз ковид корбаны булды.
Шулай итеп, Башкортстанда коронавирус барлыгы 317 кешенең гомерен алып китте.
Әйткәндәй, янә 125 якташыбызда инфекция ачыкланды һәм республикада инфекция йоктыручылар саны 30559га җитте.
Дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында 267 пациент булса, авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5108 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 71 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 24867.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 87 кешегә куелган. 91 якташыбыз пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекцясенә барлыгы 2 623 881 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 540 475 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 5 483. 5 370 кеше ковидка тест үткән.
Фото: smartik.ru
Читайте нас