Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән утырышта авыл җирендә һәм республиканың ерак районнарында яшәүчеләр өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, халык, кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы медицина ярдәме алырга тиеш.
— Барыбыз да яхшы аңлыйбыз: шәһәрләрдә медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе югарырак. Әмма без республиканың барлык халкына бертигез дәрәҗәдә мөмкинлек тәэмин итәргә омтылырга тиеш. Шул ук вакытта безнең торак пунктларның географик урнашуын исәпкә алырга кирәк, чөнки без халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча иң уңайлы төбәкләрнең берсе булырга омтылабыз, — дип ассызыклады Премьер-министр.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китергән мәгълүматлар буенча, әле авылларда яшәүчеләргә 51 үзәк район дәваханәсе, 26 участок һәм 17 шәһәр дәваханәсе, 194 табиблык амбулаториясе, 2074 стационар һәм 35 күчмә фельдшер-акушерлык пункты беренчел медик-санитар ярдәм курсәтә.
Быел Башкортстанның сәламәтлек саклау тармагы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыра башлады. Программа кысаларында 2021-25 елларда 533 сәламәтлек саклау объекты (1 үзәк район дәваханәсе, 10 поликлиника, 3 участок дәваханәсе, 21 гомум практика табибы офисы, 42 табиблык амбулаториясе, 456 ФАП) төзү планлаштырылган. Капиталь ремонт 70 объектта башкарылачак.
Әлеге программа буенча авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен 280 автотранспорт чарасы сатып алыначак. Хәзерге вакытта ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләрендә 218 автомобиль файдаланыла. Санитария авиациясе дә гомерләрне саклап калуга зур өлеш кертә. Былтыр 149 очыш ясалган, 200дән артык пациент махсус медицина ярдәме алган. Быел 120 очыш планлаштырылган.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан авылларга, район җиренә чыгып, системалы һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Республиканың авыл халкына медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру өчен һәм социаль, хроник йогышлы булмаган авыруларның хәвеф факторларын иртә ачыклау максаты белән «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе уза. Быел ул 19 апрельдән башлана. Акциядә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, күчмә флюорографлар һәм маммографлар катнашачак. Моннан тыш, бригадалар составына республика учреждениеләре белгечләре, күчмә диагностика комплекслары да кертелгән.
Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына авылларда яшәүчеләр сыйфатлы, югары технологияле ярдәм алсын өчен барлык кирәкле таләпләрне тайпылышсыз үтәргә кушты.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51071