+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 март 2021, 07:15

“Бу чир бездән үзе курыксын!”

Уфада коронавирустан вакциналауның мобиль пункты ачылды.

Уфада коронавирустан вакциналауның мобиль пункты ачылды.

Шимбә һәм якшәмбедән тыш, һәркөнне опера һәм балет театры үз ишекләрен сәнгать сөючеләр өчен генә түгел, бушлай иммунлаштыру үтәргә теләүчеләр өчен дә ача.

84 яшьлек Тәримә Таймасова вакцина ясатырга беренчеләрдән булып килгән. Театрда бушлай прививка ясатып булуы хакында радиодан ишеткәч, ул бер минут та икеләнмәгән. “Чир үзе миннән курыксын!” — ди әбекәй.

Биредә вакциналау пункты ачу идеясе Мәскәүнең билгеле “Геликон-опера”сы үз бинасын вакциналау үзәге өчен тәкъдим иткәч килә. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры Сәламәтлек саклау министрлыгына биредә мобиль пункт оештырырга тәкъдим итә. Театрның генеральный директоры Ильмар Әлмөхәммәтов әйтүенчә, тамаша карарга килүчеләр өчен дә вакциналау пунктының эшләвен күрү фәһемле.

Вакциналау пункты барлык санитар таләпләргә җавап бирә. Биредә табибның кабул итү, прививка ясау, вакциналанучыларны күзәтү бүлмәләре оештырылган. Прививкага алдан язылырга кирәкми, иммунлаштыру чират буенча башкарыла. Үзең белән паспорт, СНИЛС, медицина страховкалавы полисы алырга кирәк.
Вакциналауның ике этабын да үткән һәркемгә антиковид паспорты бирелә.

Фото: kulturarb.ru
Читайте нас