Барлык дөньяны җитди сагаерга мәҗбүр иткән коронавирус инфекциясен Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында "картлык чире" дип атаганнар. Ни өчен болай әйтүләрен дә аңлатып биргәннәр.
Коронавирус инфекциясен өлкән яшьтәгеләрнең авыррак үткәрүен барыбызның да ишеткәне, күргәне бар инде. Ә менә белгечләр әлеге зәхмәтнең яшьләр организмында картаю процессларын тизләтеп җибәрүен дә фаразлый.
Бу хакта Н. И. Пирогов исемендәге Русия Геронтология фәнни-клиник үзәгенең штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева белдергән.
Ткачева әйтүенчә, коронавирусны "картаю чире" дип атау дөрес, чөнки, беренчедән, адәм баласы өлкәнрәк булган саен, аны авыррак үткәрә, икенчедән, COVID-19 яшьләр организмында картаю процессларын кузгатып, тизләтеп җибәрә.
Тик, ничек кенә булмасын, дөньяга оптимистларча карыйк! Күңел төшенкелегенә бирелмәгәндә, барлык авыруларны да җиңеп булыр. Менә, мисал өчен, Мәскәү шәһәрендә күптән түгел 104 яшьлек бабай коронавирустан вакцина ясаткан. Үзен яхшы хис итә, ди.
Фото: ria.ru