Яңа коронавирус инфекциясе янә ике якташыбызның гомерен алып китте.
Барлыгы республикда бу инфекциядән вафат булучылар саны 319га җитте. Башкортстанда ковид белән авыручылар исемлегенә соңгы тәүлектә тагын 120 кеше өстәлде. Барлыгы пандемия башыннан алып республикада бу инфекцяне 30,7 меңгә якын кеше йоктырды.
25 меңгә якын якташыбыз коронавирусны җиңгән. Соңгы тәүлектә 125 кеше савыккан. Әле республика дәваханәләрендә 301 кеше табиблар күзәтүе астында. Аларның 27се авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 89 кешегә куелган. 112 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронвирус инфекциясенә 2 632 219 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 548 552 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 338, аларда 8 077 кеше ковидка тест үткән.
Русиядә пандемия башыннан коронавирус йоктыруның 4,409 миллион очрагы теркәлгән, 93 меңгә якын кешенең гомере өзелгән. Аларның 443е соңгы тәүлектә дөнья куйган.