+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 март 2021, 09:30

Баймакта коронавирустан вакциналау дәвам итә

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, бүгенгә 111 мең граждан “Спутник V”ның беренче компоненты белән прививка ясаткан, 65 мең кеше вакциналауны төгәлләгән.

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, бүгенгә 111 мең граждан “Спутник V”ның беренче компоненты белән прививка ясаткан, 65 мең кеше вакциналауны төгәлләгән.

Баймак районында 1385 кеше вакцинация узган. Баймак үзәк дәваханәсендә гражданнарны күчмә вакцинацияләү дәвам итә. Район хакимияте хезмәткәрләренә дә прививка ясаганнар.

COVID-19дан вакциналауга дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга яки 8-347-51-22-52 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото: baimak.bashkortostan.ru
Читайте нас