+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 Марта 2021, 06:35

Диспансерлау нәтиҗәләре нинди?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, халыкны диспансерлау йогышлы булмаган хроник авырулар үсешенең хәвеф факторларын ачыклау, инвалидлык, вакытыннан алда үлем очракларын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру максатында үткәрелә.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, халыкны диспансерлау йогышлы булмаган хроник авырулар үсешенең хәвеф факторларын ачыклау, инвалидлык, вакытыннан алда үлем очракларын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру максатында үткәрелә.
— Профилактик медицина тикшерүен үткәрүдә һәм халыкның аерым төркемнәрен диспансерлауда Башкортстанның 83 медицина оешмасы катнаша. Быел барлыгы 939 058 кешене тикшерү планлаштырыла. Гыйнвар-февраль айларында беренче этапны 105 263 кеше үтте. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, беренче тапкыр ачыкланган авырулар буенча 4828 кешегә диспансер күзәтүе билгеләнде, 1 920 кеше - өстәмә диагностик тикшеренүләргә, 2 624 кеше - шифаханә-курорт дәвалавына, 69 пациент югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итүгә җибәрелде, – дип сөйли Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатор медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бүлеге җитәкчесе Альбина Танцыкужина.
Үткәрелгән диспансерлау нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр ачыкланган 5 513 авыру очрагы билгеләнде. Алар арасында беренче урында — кан әйләнеше системасы (2 141 очрак), икенче урында - ашкайнату органнары (666 очрак), өченче урында - сулыш органнары авырулары (490 очрак). Социаль-әһәмияттәге авырулар арасында беренчегә ачыкланган яман шеш авыруларының 21 очрагы, шикәр диабетының 162 очрагы, кан басымы югары булуның 1281 очрагы, йөрәк ишемия авыруының 262 очрагы ачыкланган.
Альбина Танцыкужина билгеләвенчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткәрләргә диспансерлау узу өчен түләүле ял көне бирү турында хезмәт законнарының яңа нормалары гамәлгә керде:
– Сәламәтлек саклау өлкәсендә законнарда каралган тәртиптә диспансерлау узган хезмәткәрләр, эш урыннарын (вазыйфаларны) һәм урта хезмәт хакын саклап калып, өч елга бер тапкыр эштән азат ителергә хокуклы, - дип ассызыклый белгеч.
Хезмәткәр диспансерлау үтү өчен язма гариза нигезендә эштән азат ителә, шул ук вакытта эштән азат ителү көне (көннәре) эш бирүче белән килештерелә.
Фото: 365news.biz
Читайте нас