+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 март 2021, 14:10

Иң башта паниканы булдырмау мөһим иде...

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә игътибарга лаек пост урнаштырган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә игътибарга лаек пост урнаштырган.
“Бу атнада без ковидка каршы чаралар кертә башлаганга нәкъ бер ел. Журналистлар боларның барысы да ничек булганын искә төшерүне сорады. Бу бик көчле хатирәләр, күп хис-кичерешләр уята. Монда да язарга булдым.
Башта, барысы да башланган гына чакта, беркем дә бернәрсә аңламады. Күз алдында Кытай һәм, мөгаен, Италия тәҗрибәсе генә булды. Бу бөтенләй оптимизм уятмады. Иң начарга әзерләнергә һәм мөмкин кадәр күбрәк мобилизацияләнергә кирәклеге билгеле иде. Беренче этапта паниканы булдырмау мөһим булды. Исегездәме, кешеләр бәдрәф кәгазен, карабодайны һәм башка нәрсәләрне сатып алырга ташландылар. Ә битлекләр һәм санитайзерлар дефициты?
Хөкүмәткә ул вакытта сәламәтлек саклау белән генә түгел, ә бу мәсьәләләр белән дә шөгыльләнергә туры килде - логистика чылбырларын оештыру, җитештерүне яңадан профильләштерү һәм башкалар. Хәтерлим,төннәрен йокламыйча, схемалар кордык... Моннан анда, аннан монда... Көнгә шалтыратулар гадәттәгедән йөз тапкыр күбрәк булды.
Алга таба медицина белән җитди шөгыльләнергә вакыт җитте. Дөресрәге, чынлыкта болар барысы да параллель барды. Башта дәваханәләрдә урыннар җитмәде - ковид белән авыручыларны гадәти палатага салып булмый бит — йогышлы авырулар госпитальләренә аерым таләпләр...”
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының эчтәлекле, әһәмиятле, кызыклы һәм фәһемле постын тулысынча бу сылтама буенча укыгыз: www.facebook.com/100001714985777/posts/4008888569178270/
Фото: www.facebook.com/100001714985777/posts/4008888569178270/
Читайте нас