+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 март 2021, 08:19

Тромб үпкәгә килеп җиткәнче табибка күрен!

Коронавирус инфекциясенең организм өчен иң хәвефле нәтиҗәләренең берсе - тромблар барлыкка килү. Әлеге халәтне нинди билгеләр буенча танырга соң? Бу хакта Бөек Британия белгечләре сөйләп биргән.

Коронавирус инфекциясенең организм өчен иң хәвефле нәтиҗәләренең берсе - тромблар барлыкка килү. Әлеге халәтне нинди билгеләр буенча танырга соң? Бу хакта Бөек Британия белгечләре сөйләп биргән.

Бөек Британия белгечләре әйтүенчә, кан төерләре күп очракта кешенең аякларында барлыкка килә. Тромблар оешуның төп билгесе - аякларның шешенеп торуы.

"Аякларда кычыту барлыкка килергә мөмкин, андагы тән тиресе кызыл, хәтта зәңгәрсу төскә керүе бар. Арытаба кычыту авыртуга әйләнә. Әгәр дә инде кан төере балтыр тирәсендә булса, кешенең аякларын көзән җыера башлый", - дип уртаклаша алар.

Галимнәр белдерүенчә, кеше авыр тын ала башласа, каты ютәлдән интексә, башы әйләнсә, күкрәк читлегендә көчле авырту тойса, аңа кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый халәт тромбның үпкәгә килеп җитүенә ишарәли.

Һәр авыруны соңга калмый дәвалый башлау зарур, шул очракта уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, ди табиблар.

Фото: belpressa.ru
Читайте нас