Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 325кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә өч якташыбызның гомерен алып китте. Төбәктә пандемия башыннан алып 30,9 меңнән артык кешедә коронавирус булуы теркәлде. Бу исемлеккә 120 кеше соңгы 24 сәгатьтә өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 272 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, 8е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5024 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 145 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы республикада савыгучылар саны — 25296.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 120 кешегә куелган. 131 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 2 648 476 тикшеренү үткәрелгән, 2 565 200 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 8 392, аларда 8 081 кеше ковидка тест үткән.
Барлыгы Русиядә ковид 4,428 миллионнан артык кешедә расланды, бер тәүлектә инфекция 9,8 меңнән артык кешедә ачыкланды. Пандемия башыннан алып бу инфекция илдә 93,8 мең кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булды. Аларның 460ы соңгы тәүлектә якты дөнья белән хушлашты.
Фото: vladivostok.bezformata.com