Шулай итеп, Башкортстанда барлыгы 31034 кешедә ковид теркәлде.
Үткән тәүлектә коронавирус янә өч яктышыбызның гомерен алып китте. Пандемия башыннан алып республикада бу инфекциядән 328 кешенең гомере өзелде.
Авыруны чагыштырмача җиңел формада кичерүче 5209 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 201 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы төбәктә бу чирдән 25497 кеше савыккан.