+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 март 2021, 05:25

“Чир үзе миннән курыксын!”

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, коронавирус таралу хәвефенә бәйле, югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы 25 мартка кадәр саклана.
Премьер-лига, Континенталь хоккей лигасы клублары арасында футбол буенча Русия чемпионаты матч­ларын, профессиональ спорт командалары арасында Русия чем­пионатларының башка матчларын, шулай ук башка рәсми ярышларны һәм спорт чараларын уздыру санитар-эпидемиологик кагый­дәләрне катгый үтәгәндә рөхсәт ителә, тамашачылар саны буенча чикләүләр юк.
Кинотеатрлар, театр-концерт берләшмәләре, мәдәният йортлары һәм шундый ук объектлар санитар таләпләре һәм “Роспотребнадзор” кушканнарны мотлак үтәү шарты белән тамашачы залла­рының тутырылуы буенча чик­ләүләрсез эшли ала.
Мәктәп ашха­нәләренең тулылыгы исә 85 проценттан артмаска тиеш.
2 миллион кеше вакциналаначак
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халыкны диспансерлау һәм беренчел медицина звеносын модернизацияләү мәсьәләләренә багышланган 2021 елда беренче “Сәламәтлек сәгате”н үткәрде.
– Елдан артык сезнең белән видеоэлемтә буенча аралаштык, – дип билгеләде ул. – “Сәламәтлек сәгате”н гадәти режимда үткәрүебез дә коронавируска бәйле хәл тулысынча тотрыкланды дигәнне аңлатмый. Безгә әле күп нәрсә эшлисе бар. Авыручылар санының кимүен теркәсәк, йогышлы койкалар фондын кыскартсак, акрынлап киңкүләм чаралар үткәрергә рөхсәт бирсәк тә, төп саклану чараларын гамәлдә калдырабыз. Алар – битлек режимы, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең үзизоляциясе, санитария гигиенасы һәм социаль дистанция кагыйдәләрен үтәү.
Радий Хәбиров республика Башлыгы Хакимиятенең Контрольлек итү идарәсенә санитария нормаларын үтәү буенча учреждениеләрне тикшерүне дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
COVID-19дан вакциналау мәсьәләсе социаль челтәрләрдә дә, республика халкы мөрәҗәгатьләре арасында да үзәктә кала.
Авыруны җиңү өчен 2 миллионга якын кешене вакциналау бурычы куелды.
Иммунлаштыру дәвам итә
Төбәктә йогышлы авырулар койкалары саны кыскара. Әле алар – 2068, шуларның 1200е — Уфада. Аларның 76,4 проценты тулы.
Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Беренче компонент белән республиканың 111 мең кешесе вакциналанган, ике компонентын да алучылар саны — 65 мең. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр ителде.
9-14 мартта ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре 1040 мөрәҗәгать кабул иткән.
Театрда да прививка ясыйлар!
Прививка ясау темпларын үстерүгә вакциналауның мобиль пунктлары да булышлык итә. 15 марттан мобиль пункт Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында да ачылды. Биредә теләгән һәр кешене эш көннәрендә 15-20 сәгатьләрдә алдан язылусыз бушлай вакциналаячаклар.
84 яшьлек Тәримә Таймасова вакцина ясатырга беренчеләрдән булып килгән. Театрда прививка ясату хакында радиодан ишеткән. “Чир үзе миннән курыксын!” — ди әбекәй.
Биредә вакциналау пункты ачу идеясе Мәскәүнең билгеле “Геликон-опера”сы үз бинасын вакциналау үзәге өчен тәкъдим иткәч килә. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры Сәламәтлек саклау министрлыгына үзендә мобиль пункт оештырырга тәкъдим итә. Театрның генеральный директоры Илмар Әлмөхәммәтов әйтүенчә, тамаша карарга килүчеләр өчен дә вакциналау пунктының эшләвен күрү фәһемле.
Вакциналау пункты барлык санитар таләпләргә җавап бирә. Прививкага алдан язылырга кирәкми, иммунлаштыру чират буенча башкарыла. Үзең белән паспорт, СНИЛС, медицина страховкасы полисы булырга тиеш.
Игътибар үзәгендә — авыл халкы
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән утырышта авыл җирендә һәм республиканың ерак районнарында яшәүчеләр өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, халык, кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы медицина ярдәме алырга тиеш.
— Барыбыз да яхшы аңлыйбыз: шәһәрдә медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе югарырак. Әмма без рес­публиканың барлык халкына бертигез дәрәҗәдә медицина ярдәме алу мөм­кинлеге булдырырга тиеш. Шул ук вакытта торак пунктларның географик урнашуын исәпкә алырга кирәк, чөнки без халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча иң уңайлы төбәкләрнең берсе булырга омтылабыз, — дип ассызыклады Премьер-министр.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китергән мәгълүматлар буенча, әле авылларда яшәүчеләргә 51 үзәк район дәваханәсе, 26 участок һәм 17 шәһәр дәваханәсе, 194 табиблык амбулаториясе, 2074 стационар һәм 35 күчмә фельдшер-акушерлык пункты беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә.
Быел Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модер­низацияләү программасы тормышка ашырыла башлады. Программа кысаларында 2021-25 елларда 533 сәламәтлек саклау объекты (1 үзәк район дәваханәсе, 10 поликлиника, 3 участок дәваханәсе, 21 гомум практика табибы офисы, 42 табиблык амбулаториясе, 456 ФАП) төзү планлаштырылган. Капиталь ремонт 70 объектта башкарылачак.
Әлеге программа буенча авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен 280 берәмлек автотранспорт чарасы сатып алыначак. Хәзерге вакытта ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләрендә 218 автомобиль файдаланыла. Санитария авиациясе дә гомерләрне саклап калуга зур өлеш кертә. Былтыр 149 очыш ясалган, 200дән артык пациент махсус медицина ярдәме алган. Быел 120 очыш планлаштырылган.
Респуб­ли­каның авыл халкына медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру һәм социаль, йогышлы булмаган хроник авыруларның хәвеф факторларын иртә ачыклау максатында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе уза. Акциягә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, күчмә флюорографлар һәм маммографлар җәлеп ителә. Моннан тыш, бригадалар составына республика учреждениеләре белгечләре, күчмә диагностика комплекслары да кертелгән.
Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына авылларда яшәүчеләр сыйфатлы, югары технологияле ярдәм алсын өчен барлык таләпләрне тайпылышсыз үтәргә кушты.
Диспансерлау ничек бара?
Башкортстанның Сәла­мәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, халыкны диспансерлау йогышлы булмаган хроник авырулар үсешенең хәвеф факторларын ачыклау, инвалидлык, вакытыннан алда үлем очракларын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру максатында үткәрелә.
— Профилактик медицина тикшерүен үткәрүдә һәм халыкның аерым төркемнәрен диспансерлауда Башкортстанның 83 медицина оешмасы катнаша. Быел барлыгы 939 058 кешене тикшерү планлаштырыла. Гыйнвар-февральдә беренче этапны 105 263 кеше үтте. Беренче тапкыр ачыкланган авырулар буенча 4828 кешегә диспансер күзәтүе билгеләнде, 1 920 кеше — өстәмә диагностик тик­ше­ренүләргә, 2 624 — кеше шифаханә-курорт дәвалавына, 69 пациент югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген карау өчен җибәрелде, – ди Башкортстан Сәламәтлек саклау ми­нистр­лыгының амбулатор медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бүлеге җитәкчесе Альбина Тансыккужина.
Диспансерлау нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр ачыкланган 5 513 авыру очрагы билгеләнде. Алар арасында беренче урында — кан әйләнеше системасы (2 141 очрак), икенче урында — ашкайнату органнары (666 очрак), өченче урында — сулыш органнары авырулары (490 очрак). Социаль әһәмияттәге авырулар арасында беренчегә ачыкланган яман шеш авыруларының 21 очрагы, шикәр диабетының 162 очрагы, кан басымы югары булуның 1281 очрагы, йөрәк ишемиясе авыруының 262 очрагы ачыкланды.
Альбина Тансыккужина билгеләвенчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткәрләргә диспансерлау узу өчен түләүле ял көне бирү турында хезмәт за­коннарының яңа нормалары гамәлгә керде.
Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.
Читайте нас