Коронавируска каршы иммунлаштыру кампаниясе дәвам итә. Тик менә вакцина бар кешегә дә бертөрле тәэсир итми, саклау көче дә төрлечә була икән.
Бу хакта билгеле табиб һәм телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы тапшырулар алып баручы Александр Мясников «Соловьев LIVE» программасында сөйләгән.
Мясников әйтүенчә, коронавирус инфекциясенә каршы ясалучы вакцинаның нәтиҗәлелеге пациентның сәламәтлегенә бәйле. Ул барлык кешене дә хәвефле авырудан бер дәрәҗәдә сакламый.
Программа барышында Александр Мясников вакцинаның тәэсирен киметүче авыруларга да тукталган. Аның белдерүенчә, пациентның организмында яман шеш булса, яки ул хроник чирләрдән җәфаланса, таҗлы афәткә каршы ясалган вакцинаның нәтиҗәлелеге кими. Тик моңа карап вакцинадан баш тарту дөрес түгел, чөнки яман шештән интегүчеләрне ул 50 процент нәтиҗәлелек белән сакласа да, бу зур күрсәткеч. Яман шеше булган пациентлар коронавирус йоктырып, аның авыр формасы белән чирләсә, савыгып аякка басуы бик икеле.
Химиотерапия алучы пациентларны вакцина 20 процентка гына саклый. Әмма бу очракта да иммунлаштыруда катнашу мотлак. Нәкъ менә ул рак белән авыручыларның гомерен озайтырга сәләтле.
Фото: bbc.com