+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 март 2021, 07:50

Тест тапшырмыйча дәваханәгә салмаячаклар

Коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар тормышка ашырыла.

Коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар тормышка ашырыла.

Русиянең баш дәүләт санитар табибы карары проекты җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылды. Бу проект планлы госпитализация алдыннан пациентта коронавирус юклыгын мәҗбүри раслауны күздә тота, дип яза "Российская газета".

Билгеле булуынча, элегрәк дәваханәгә кергәндә коронавируска диагностика үткәрү турындагы таләпне Сәламәтлек саклау министрлыгы вакытлыча чара буларак раслаган иде. Хәзер исә коронавируска тест COVID-19ның стационарның башка пациентларына йогуына каршы профилактика чарасы буларак мәҗбүри булып калырга тиеш. Шулай итеп, әгәр госпитализация планлаштырыла икән, аңа кадәр 3 көн алдан тест тапшырырга кирәк.

Ә пациентларны ашыгыч госпитализацияләү очрагында хастаханәнең үзендә тест үткәреләчәк. Тест нәтиҗәләре беленгәнче пациентларны изоляторларга, яки аерым палаталарга урнаштырачаклар.

Фото:РИА Новости
Читайте нас