+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 март 2021, 11:45

Корбаннар 333кә җитте...

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 31265кә җитте.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 31265кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 116 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 268 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 35е - авыр хәлдә, җиде кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4833 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 114 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны — 25831.
Кызганычка каршы, янә ике якташыбызның коронавирустан вафат булуы хакында билгеле булды. Шулай итеп, ковид пандемия башыннан алып 333 якташыбызның гомерен алып китте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 83 кешегә куелган.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 672 216 тикшеренү үткәрелгән. 2 587 205 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 6 314. 6 179 кеше тест үткән.
Фото: stolicaonego.ru
Читайте нас