“Аның ягымлы тавышын ишетү, нурлы йөзенә карау белән чирең онытылгандай була,”– диләр балалар поликлиникасына сабыйлары белән килгән әти-әниләр гомеренең 42 елын сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган балалар неврологы, Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы Резидә Фәрит кызы Гаскәрова турында. Район халкында ихтирам һәм ышаныч яулаган, олы хөрмәткә лаек бу шәхескә шушы көннәрдә 65 яшь тула. “Бик тә лаеклы коллегабыз, аңа нинди генә мактау сүзләре җиткерсәгез дә, урынлы булыр”, – диде Югары Яркәй үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина.
Аңа дәваханәнең оештыру-методик кабинеты мөдире Гөлназ Нурыева да кушылды.
– Институтны тәмамлап кайткач, балалар поликлиникасында озак еллар бергә эшләдек. Хезмәт юлымны Резидә Фәрит кызы кебек үз һөнәрен яратып башкарган оста табибә янында башлап җибәрү миңа баштагы авырлыкларны җиңәргә, һөнәр нечкәлекләрен тизрәк үзләштерергә ярдәм итте, – ди Гөлназ Ришат кызы. – Ул һәрвакыт яшь белгечләргә киңәше белән ярдәм итә. Мине аның эшне җиренә җиткереп, зур төгәллек белән башкаруы, һәр авыруның бүгенгесе белән генә түгел, киләчәге хакында уйлап, чирнең ни дәрәҗәдә үсеш алуын даими контрольдә тотып, дәвалау чарасын билгеләве сокландыра иде. Бервакытта да авыруга тавышын күтәреп эндәшмәс, терелүгә булган өметен сүндермәс. Кичерешләрен тышка чыгармый торган, сабыр холыклы булуы да аның үз һәнәрен чын күңелдән яратып башкаруын раслый дип исәплим. Яшь табибларның нәрсәгә сәләтле булуын да алдан күрә белә ул. Медицина өлкәсендәге яңалыкларны даими күзәтеп барып, аларны эштә куллануы чын табибка хас сыйфатларыннан.
Гафури районының ямьле табигать кочагында урнашкан Татар Сазкүле авылында 1956 елның 22 мартында дөньяга килгән Резидә. Әтисе Фәрит, әнисе Галия укытучылар булганлыктан, кече яшьтән үк белемгә омтыла кыз. Ялгыз Каен урта мәктәбен тәмамлагач, 1973 елда Уфа дәүләт медицина институтына укырга керә һәм 1979 елда педиатрия факультетын уңышлы тәмамлый. Бу вакытта инде алар Илеш егете, Башкорт авыл хуҗалыгы институты талибы Фаил Гаскәров белән гаилә корып, 1976 елда кызлары Миләүшә туган була.
Шулай итеп алар диплом алып, бәби үстереп, Илешкә кайталар һәм яшь белгеч үзәк дәваханәдә участок балалар табибы булып эшли башлый. Бераздан ул вакыттагы баш табиб Рәшит Авзалов аңа балалар неврологы белгечлегенә укырга барырга тәкъдим итә. Шуннан соң Резидә Фәрит кызының хезмәт биографиясе неврология өлкәсе белән бәйләнә – үсмерләр табибы да, өлкәннәр табибы да, баш табиб урынбасары һәм районның баш педиатры да була ул. Ә бүген исә балалар поликлиникасында табиб-невролог булып эшләвен дәвам итә.
Дәваханәләр неврология белгечләренә мохтаҗлык кичерә. Шуңа да еш кына аңа күрше районнардан да кабул итүне үтенеп мөрәҗәгать итәләр, кешеләргә сәламәтлек бүләк итүне изге бурычы дип санаган табиб ярдәм күрсәтә, әлбәттә.
Резидә Гаскәрова 1999 елдан югары категорияле табиб-невролог квалификациясенә ия. Даими рәвештә төрле курсларда белем дәрәҗәсен күтәрә, семинарларда, конференцияләрдә чыгышлар ясый, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Табиб авыруга диагноз кую һәм дәвалауның заманча алымнарын оста куллана. Бер үк вакытта, балигъ булмаганнар – мәктәп балалары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, тумыштан авыр чирле балаларда неврология авыруларын кисәтү программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Бала тудыру һәм дәвалау бүлегендә дә ул авыруларга консультация уздыруга күп вакытын бүлә.
– Шулай бервакыт авыруларны кабул итеп, соңгарак та калынган, ә кабинетка ахырдан бер әби килеп керде. Аны сабыр гына караганнан һәм авыруы хакында сорашканнан соң, ул миңа карап торды да: “Яркәйнең сабырлык солтаныдыр сез, кызым” – диде. Шул сүз ничектер күңелемә кереп калды,– ди Резидә Фәрит кызы.
Фидакарь хезмәте өчен юбиляр 1998 елда – Башкортстан Республикасы, 2004 елда Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыкларының Почет грамоталары белән бүләкләнә. 2015 елда “Русиянең Сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Олы юбилеен билгеләүче мәртәбәле шәхеснең тормыш иптәше Фаил Наил улы белән гаилә коруларына да быел 45 ел тула. Аңа бит әле мәшәкатьле һәм җаваплы һөнәр иясе булу белән бергә, озак еллар җитәкче хатыны дигән авыр йөкне дә тартырга туры килә. Алар белән сөйләшеп утырганда, Резидә Фәрит кызы гомер буе эшен үз югарылыгында башкару өчен иренең ярдәмгә килүен канәгатьләнү белән телгә алса, Фаил Наил улы исә хатынының сабыр, яхшы күңелле булуын мактап сөйли. Әнә шулай ике йөрәк бергә типкәнгә, аңлашып яшәгәнгә тормыштагы бер генә каршылык алдында да аптырап калмаганнар алар. Гаиләдә өч кыз бала – Миләүшә, Светлана, Элина үсеп, хәзер алар үзләре гаиләле, әти-әниләрен алты онык белән куандырганнар.
Өлкән кызлары Миләүшәнең кызы Авелина инде Мәскәүдә архитектура университетында белем ала. Менә шулай, Резидә Фәрит кызы олы юбилеен, уңган игенчедәй, чәчкән орлыкларыннан мул уңыш җыеп каршылый. Киләчәктә дә хәерле гомер, уңышлар юлдаш булсын Сезгә, изге күңелле табибә!