+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 март 2021, 11:40

Җитте инде сиңа, ковид!..

Соңгы тәүлектә коронавирус тагын өч якташыбызның гомерен алып китте.

Соңгы тәүлектә коронавирус тагын өч якташыбызның гомерен алып китте.
Шулай итеп, Башкортстанда бу инфекциядән вафат булучылар саны 336га җитте. Әле республика дәваханәләрендә 277 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 34е авыр хәлдә, җиде кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4812 кеше амбулатор дәвалана.
Әйткәндәй, соңгы тәүлектә республикада ковид йоктыруның янә 112 очрагы ачыкланды һәм республикада барлыгы бу инфекция белән зарарланган кешеләр саны 31377гә җитте. Соңгы тәүлектә 121 якташыбыз ковидны җиңгән, барлыгы савыгучылар саны — 25952.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 69 кешегә куелган. 55 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 677 460 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 592 329 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 5 244, аларда 5 124 кеше тест үткән.
Фото: moscow.sm-news.ru
Читайте нас