Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 31 меңне узды.
22 мартка республикада инфекция расланган кешеләр саны 31377гә җитте. Бер тәүлектә ковид янә 112 якташыбызда ачыкланды. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә вице-премьер, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
25953 кеше коронавирустан савыккан. Аларның 121е үткән тәүлектә ковидны җиңгән. Табиблар ковидка барлыгы 2,7 миллион тест үткәргән. Республикада әле 2068 йогышлы авырулар койкасы гамәлдә. Буш койка фонды 25 процент тәшкил итә.
Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк 130942 доза вакцина алды да. 22 мартка беренче компонент белән 118 мең кеше вакциналанган, икенче компонентны 76 мең кеше ясаткан.
Прививка ясау кампаниясе темпларын арттыруга вакциналауның мобиль пунктлары ярдәм итә. 15-19 мартта 567 кеше Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында урнашкан мобиль пунктта прививка ясаткан. Биредә теләгән һәркемне алдан язылусыз эш көннәрендә 15-20 сәгатьләрдә кабул итәләр. Бу атнада мобиль пунктларны Уфадагы “Мега”, “Планета”, “Башкирия”, Стәрлетамактагы “СитиМолл” сәүдә үзәкләрендә ачарга планлаштыралар.
15-21 мартта Ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре 1983 мөрәҗәгать кабул иткән. Күпчелек шалтыратулар үзизоляциядәгеләргә ярдәм, вакциналауга язылу, амбулатор дәвалану мәсьәләләренә кагыла.
— Үткән атнада без коронавирус белән көрәшә башлаганга бер ел тулды, — диде Радий Хәбиров. — Хөкүмәт әгъзаларына, муниципалитет башлыкларына, табибларга, волонтерларга бу авыр вакытны бергә үткән өчен рәхмәт белдерәм. Башка илләрдә пандемия чигенмәүне искә алып, безгә уяу булырга, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәк.
Төбәк җитәкчсе Сәламәтлек саклау, Мәгариф, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыкларына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына, муниципалитет җитәкчеләренә учреждениеләрдә ковид-уяулыкны күтәрү буенча чаралар күрергә кушты.
Фото: https://glavarb.ru/