+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2021, 11:10

COVID-19. Ике юл бар: авырырга, яки вакцина ясатырга

Республикада Гамалея үзәге булдырган "Спутник V" вакцинасын 120 меңнән артык кеше ясатты да инде, алар — беренче чиратта, табиблар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр.

Республикада Гамалея үзәге булдырган "Спутник V" вакцинасын 120 меңнән артык кеше ясатты да инде, алар — беренче чиратта, табиблар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр.
Киңкүләм прививка ясау кампаниясе декабрь ахырында башланды, ә якындагы айларда безгә күпмиллионлы халкыбыз өчен коронавирус инфекциясеннән тагын берничә йөз мең доза вакцина кайтачак.
Бездә COVID-19 эпидемиясен тоткарлап булыр дигән өмет бар. Әмма күпләрне вакциналанырга кирәкме-юкмы, сәламәтлектә бу ничек чагылыш табачак, авырып савыгу, бәлки, яхшырактыр, дигән кебек сораулар борчый.
Вакцина безгә нинди йогынты ясый? Аны безнең иммун системасын эшләтеп җибәрү, организм авыру китереп чыгаручы инфекцияне алдан ук таный белсен өчен кулланалар. Иң яхшы очракта вакциналаудан соң инфекция үсешми, чөнки организм авыруны каршы алырга һәм зарарсызландырырга әзер була.
«Спутник»ның нәтиҗәлелеге турында мәгълүматлар клиник сынауларның өченче стадиясе нәтиҗәләре буенча иң абруйлы «Ланцет» фәнни медицина журналында басылып чыккан. Нәтиҗәлелек бик югары дип табылган, вакцина 92 проценттан артык очракта антитәнчекләр эшләү рәвешендә яхшы җавап күрсәтә. Бу вакциналанган кеше пандемиягә кадәрге тормышындагы кебек үк үзен тыныч хис итә, авырудан курыкмыйча актив яши һәм аралаша ала дигән сүз.
Күпчелек вакциналар кебек, уколны кулның мускулына эшлиләр. Укол урыны бераз авыртып торырга, кызарырга, кычытырга мөмкин, бу хәл махсус дәвалаусыз үзе үтә.
Безнең барлык вакциналар да ике этапта ясала. Башта кеше беренче доза ала. 14 яки 21 көннән, вакцинага карап, икенче доза кертелә. Бу махсус эшләнә: әгәр беренче доза көчсез булса, икенчесе инфекциядән саклауга гарантия бирә. Ике этаплы иммунлаштыру схемасы бик нәтиҗәле санала.
Вакцинада коронавирус юк, шуңа күрә COVID-19 прививкасыннан авыру мөмкин түгел!
Республикада тәҗрибә күрсәтүенчә, гражданнарның фикерләре буенча, вакцина җиңел үткәрелә, бигрәк тә өлкән буын тарафыннан. Бик сирәк кенә очракларда тән температурасы күтәрелү, тән авырту, хәлсезлек күзәтелә, алар күп дигәндә өч көннән уза.
Әле вакцинага иң зур ихтыяҗ коронавирус кичергән кешеләр арасында күзәтелә, алар, инфекцияне ничек кичергәннәрен искә алып, икенчегә авырырга теләми. Әле аларны вакциналау каралмаган, ләкин алдагы көннәрдә бу алым үзгәртеләчәк.
Республикада вакцина җитәрлек, ул дәваханәләрдә бар, тиздән сәүдә үзәкләрендә прививка пунктлары ачылачак. Прививка ясатуга язылыгыз, сезне вакциналаудан баш тартмаячаклар. Һәм тагын бер тапкыр тирә-ягыгыз, якыннарыгыз, барыннан да элек әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз турында уйлагыз.
Вакциналауга ничек язылырга була:
-Дәүләт хезмәтләре порталы аша https://esia.gosuslugi.ru,
- теркәлгән урын буенча поликлиникада,
- Башкортстан Республикасының бердәм медицина порталында https://doctor.bashkortostan.ru ,
- "К врачу" мобиль кушымтасында.
- Сәламәтлек саклау министрлыгы Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча:
13-01, яки 8-800-347-13-01. Апрельдән әлеге номер 122гә үзгәрәчәк.
Пациентны вакциналануга аның өчен уңайлы вакытка теркәлгән урын буенча поликлиникага язалар. Прививкага медицина оешмасының хезмәткәрләре чакыра.
Фото:
ruzaria.ru
Читайте нас